Депутат Айрат Фәррахов: «Көн дә 10 мең адым атларга тырышам»

Депутатларны сүгәргә ярата безнең халык… Сәбәбен табып торалар анысы. Татарстаннан сайланган Дәүләт Думасы депутатларына тел-теш тидереп булмый сыман. Республика белән араларын өзмиләр. Кайтып торалар, халык белән очрашалар, мөмкин булганда килеп туган кыенлыкларны да чишәләр. Әйтик, депутат Айрат Фәррахов биш ел эчендә халык белән 500дән артык очрашу үткәргән, 6 меңнән күбрәк мөрәҗәгать кабул иткән. Хатны элеккечә конвертка салып та җибәрәләр, социаль челтәрләр аша да яудыралар, ди.

Табиб-депутат

– Айрат Зәкиевич, депутат, депутат, дибез… Аның эше нәрсәдән гыйбарәт соң? Укучыларыбызга янә бер аңлатып китик.

– Депутатның эше ике төп өлештән тора. Беренчесе – парламентта закон чыгару белән шөгыльләнү, икенчесе – сайлаучылар белән очрашу. Халык социаль челтәрләр – «Фейсбук», «Инстаграм», «ВКонтакте» аша да күп яза миңа, гадәти хатлар да шактый килә. Социаль челтәрдәге шәхси аккаунтларымны үзем алып барам, язылучыларым, моны әйтеп тормасам да, сизә торгандыр.

Биш ел эчендә килеп ирешкән 6 меңнән күбрәк мөрәҗәгатьнең 5 меңен, җавап табу нияте белән, Россия, Татарстан Хөкүмәтенә, федераль һәм республика министрларына, төрле дәүләт оешмаларына юлладым.

Инде парламент эшенә килсәк, Думага 93 закон проекты әзерләп керттем. Әле тагын 15е эшләнә. Теләсә кайсы закон проектын әзерләгәндә белем, тәҗрибә, юристлар, белгечләр фикеренә таянырга кирәк, Россия Президенты администрациясе, Хөкүмәт белән дә килештерәсе. Барыннан бигрәк социаль өлкәгә – мәгариф, сәламәтлек саклау, халыкны эш белән тәэмин итү юнәлешләренә игътибар бирергә тырышам. Үзем дә табиб булганга, озак еллар сәламәтлек саклау системасын камилләштерүне максат итеп куям.

– Ничек итеп?

– Сәламәтлек саклау өлкәсенә караган закон проектларымның берсе Дәүләт Думасында беренче укылышта кабул ителде инде. Мин исә җитештерү (производственный) даруханәләрен кире кайтару тәкъдиме белән чыктым. Совет чорында аптекада кешегә, кирәк булган очракта, индивидуаль рәвештә кирәкле дару ясап бирәләр иде. 2010 елда бу эшне тыйдылар. Бер яктан, аңлашыла да кебек – даруларны сәнәгать оешмаларында, заводларда җитештерү сыйфаты бермә-бер артты, шул ук вакытта индивидуаль дозировкалар юкка чыкты, шул исәптән балалар дозировкасы да. Сәнәгать масштабында кечкенә партияләрне чыгару чыгымлы. Шуңа да минем закон проекты, кабул ителгән очракта, халыкны дару белән тәэмин итү юнәлешен көчәйтеп кенә җибәрәчәк.

Тагын бер закон проектым Дәүләт Думасына барып җитмәде җитмәвен, әмма мин аны алмыйм, көрәш дәвам итә. Беләсездер, мин балалар өчен илдә беренче хосписны булдыруда һәм ачуда башлап йөрүчеләрнең берсе булдым. Бу эшне Анжела Вавилова исемендәге фонд җитәкчесе Владимир Вавилов белән бергә алып бардык. Татарстанда бу проект үз нәтиҗәсен күрсәтте, хәзер инде икенче хоспис төзелеп килә. Ләкин Россиянең күпчелек төбәкләрендә хоспислар юк. Аерым фондларның бу эшкә тотынырга теләге бар, әмма аларга җир бирмиләр. Мин тәкъдим иткән закон проекты исә фондларга яки хоспис төзергә теләгән кешеләргә җирне бушлай бирүне күздә тота. Шушы законны эшләү барышында хәл итәсе мәсьәлә шактый. Әмма бу документны ничек тә җиренә җиткерәсе иде. Бик күп кеше безнең хоспис эше белән танышып, үзләрендә дә ачу нияте белән кайтып китәләр.

Йөзләгән миллиард

– Соңгы вакытта финанс, икътисад өлкәләрендә дә ныклап эшләргә туры килә. Дәүләт Думасында кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү комиссиясенең рәис урынбасары итеп тә билгеләделәр. Коронавирус эшмәкәрләргә зур кыенлыклар китерде. Россия Президенты, Хөкүмәт игълан иткән ярдәм чараларын бергәләп әзерлибез, уйлашабыз. Бу эш көн дә алып барыла. Мин Татарстан эшкуарлары белән дә тыгыз элемтәдә, аларның һәр гозерен комиссиягә ирештерәм.

Татарстан Президенты кушуы буенча торак-коммуналь хуҗалык, юллар төзелеше, ишегалларын тәртипкә китерү, өлешләп түләү өлкәләренә федераль бюджеттан республикага төрле дәүләт программалары аша финанслар җәлеп итү өчен дә җаваплымын. Акчаның күләменә килсәк, алар дистәләп кенә түгел, йөзләгән миллиард белән исәпләнә.

Республика федераль программаларның барысында да катнашырга һәм килгән акчаны һәр тиененә кадәр максатчан тотарга тиеш дигән бурыч куела. Кайбер төбәкләр төрле сәбәпләр аркасында бирелгән акчаны да куллана алмый. Әйтик, былтыр федераль бюджеттан бер триллион сум тотылмый калды. Бу – бик зур сумма, ул киләсе елның бюджетына күчте. Ил казнасыннан Татарстанга юлланган акча тулысы белән тотылды. Шушы финанслар иң элек республика халкының тормыш дәрәҗәсен яхшырту максаты белән юллана бит безгә. Акчаны нәтиҗәле тоткан өчен Татарстанга акчаны какйвакыт өстәп дә бирәләр.

Арзан дару

– Цифралаштыру безнең бар тормышыбызны үзгәртә, һәр гаиләгә үтеп керә ул. Күбебез акчаны почтага бармый гына телефон аша күчерә. Бөтен нәрсә смартфонда хәзер.

Цифрлаштыру сәламәтлек саклау өлкәсендә дә чишә алмастай тоелган проблемаларны хәл итәргә ярдәм итәчәк. Әйтик, кадрлар кытлыгын киметәчәк. Кайбер очракларда, мисал өчен, дистанцион консультация очрагында дәваханәгә барып йөрүнең кирәге калмый. Авыл халкына да телемедицина ярдәмендә иң яхшы белгечләр консультация бирергә мөмкин. Даруларны дистанцион сату барыннан бигрәк инвалидларга кулай булачак. Сүз бит рецептуралы дарулар турында да бара. Дистанцион түләү аша алынган дару арзанрак булырга тиеш. Даруханәдән алынган даруның бәясенә бинаның аренда хакы да, аптекада эшләүчеләрнең хезмәт хакы да кертелә бит. Кызганыч, медицина өлкәсе цифрлаштыру мәсьәләсендә калышып бара әле.

Әз ашый, күп йөри

– Айрат Зәкиевич, ун еллап элек сезне Казан үзәгендәге бер фитнес залында очраткан идем. Министр (А.Фәрраховның Татарстан сәламәтлек саклау министры булып эшләгән чагы. – Авт.) башы белән шундый арзанлы җирдә шөгыльләнә икән, дип гаҗәпкә калган идем. Спорт белән бүген дә дусмы?

– Спорт белән дуслыгым һәрчак көчле булды. Яшь чакта җиңел атлетика белән шөгыльләндем, спорт мастерлыгына кандидат та әле. Заманында республиканың җыелма командасы өчен дә чыгыш ясарга насыйп булды.

Физик культура белән шөгыльләнми генә 80–90 яшькә җитү кыен. Һәркемгә дә сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен кирәкле шартларны тудырырга тиешбез. Хәтерләсәгез, Дәүләт Думасы фитнес клубларда шөгыльләнүчеләргә салым түләвен кайтарырга мөмкинлек бирүче закон проектын кабул итте, Президент та аны имзалады. Халыкны физик культурага җәлеп итү өчен тагын бер нык адым бу.

Мин спорт залларында гына шөгыльләнеп калмыйча, мөмкинлек булганда, җәяү йөрим. Көн дә 10 мең адым атларга тырышам. Эш көннәрендә 10 меңгә үк тулмаса да, ял көннәрендә күбрәк хәрәкәтләнәм. Дөресен әйткәндә, төшке ашны әзрәк ашыйм, ә кичке җидегә кадәр көн дәвамында 2 литр су эчәм.

Коронавирус белән авырганнан соң, һичшиксез, реабилитация үтәргә кирәк. Физик күнегүләр ярдәмендә исә актив тормышка тизрәк кайтып була.

P.S. Мөмкинлектән файдаланып, алдан тавыш бирүдә миңа ышаныч белдергәннәре өчен барлык сайлаучыларыма ихлас рәхмәтемне җиткерәм. Шушы зур җаваплылыкны тоеп, эшемне дәвам итәчәкмен. Минем төп максатым – Татарстанның һәм шушында яшәүче халыкның мәнфәгатьләрен яклау. Бу эшне дәвам итәргә тулысы белән әзермен.

Әңгәмәдәш – Линар Закиров


Фикер өстәү