Татарстанда ир белән хатынны йорт эшләре буенча ярдәмчеләре үтергән

Чаллының Боровецкое бистәсендәге йорт ишегалдында ирле-хатынлы Хәбибуллиннар үтерелгән. Әлеге коточкыч хәл кичә, 15 июньдә, көндезге өчләр тирәсендә булган. Бу хакта Челнинские известия хәбәр итте.

49 яшьлек вәхши 15 ел чамасы Хәбибуллиннарда хуҗалык буенча ярдәмче булып эшләгән. Кичә дә ул кушылган эшләрен башкарган. Әмма 70 яшьлек хуҗабикә аңа кисәтү ясагач, ир үзен тыеп кала алмаган. Пычак алып хуҗа хатынга ташланган. Тавышка өй эшләрендә ярдәм итүче яшь кыз йөгереп чыккан. Аларны аерырыга тырышып караган, тик нәтиҗәсе генә булмаган. Аннары йорттан 74 яшьлек ир чыккан һәм хатынын коткарырга тырышкан. Тик аның көче җитмәгән. Җинаятьче ир белән хатынны пычак һәм чүкечләр белән җәзалаганнан соң, хуҗабикәнең ак төстәге «Тойота Рав 4» машинасына утырып качкан. Тик аның эзенә тиз төшкәннәр.

Җинаятьче элек хуҗабикә хатынның «Ажур» дигән шторалар салонында эшләгән, адреслар буенча барып челтәрләр элеп йөргән. Тик 2-3 ел элек тазарып киткәннән соң, ир кешегә баскычка менеп-төшеп йөрү авырлашкан. Шунлыктан аны хуҗа ханын йорт эшләре буенча ярдәмче итеп алган булган.

Фотода Хәбибуллиннарның йорты


Фикер өстәү