Илдар Гыйльметдинов мәктәпләрдәге куркынычсызлык өчен җаваплыларны атады

Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов мәктәпләрдәге куркынычсызлык өчен җаваплылыкны муниципалитетларга яки федераль органнарга күчерү тәкъдимен әйтте.

Ул үзенең Инстаграм сәхифәсендә корал бирүне катгыйландыру буенча кабул ителгән законга аңлатма биргән. Моннан тыш, мәктәпләрдәге куркынычсызлык өчен җаваплылык кем өстендә булырга тиешлегенә дә үз фикерен белдергән.

– Җиденче чакырылыш башында мин Дәүләт Думасына белем бирү учреждениеләрендәге куркынычсызлыкны оештыру өчен җаваплылыкны учреждениедән оештыручыга күчерү турында закон проектын керттем. Җаваплылыкны муниципаль һәм федераль органнарга күчерү бу максатларга бюджет акчаларын файдалану мөмкинлеген бирер иде. Чөнки соңгы вакыйгалар белем бирү учреждениеләре үзләре генә мәктәпләрдәге куркынычсызлыкны тулысынча тәэмин итә алмавын күрсәтте. Ул вакытта, кызганыч, бу закон проекты хупланмады. Мин хәзер аны кабаттан Россия хөкүмәтенә юлладым. Хәзер әлеге инициатива хупланыр дип өметләнәм, – дигән Илдар Гыйльметдинов.


Фикер өстәү