Керчьтә яшәүче: «Кешеләр урам уртасында суда йөзеп йөри, куркыныч, бар нәрсә ага»

Керчь бер кичтә Венециягә әверелде. 16 июньдә Кырым көнчыгышында барган тропик яңгырдан соң, шәһәрне су басты. Машиналар, 200дән артык йорт, урамнар су астында калды. Синоптиклар сүзләренә караганда, төнлә ике айлык явым-төшем нормасы яуган.

Керчьтә гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Вакыйга урынына Кырым башлыгы Сергей Аксенов та килде. Коткару эшләрендә 24 берәмлек техника һәм 90нан артык коткаручы эшли.

Антон Тютюников су баскан шәһәр күренешләре белән уртаклашты. Төнге 3тән бирле шәһәр урамнарының су белән тулганын күзәтә инде ул. «Кешеләр суда йөзеп йөри, куркыныч, бар нәрсә дә ага. Мин дүрт катлы йортның түбәсеннән фото һәм видеога төшереп торам», — ди.

Шулай да әлеге хәлнең уңай ягын күрүчеләр дә юк түгел. Екатерина Питина, шәһәргә чыгып, йөзү өчен матраска ятып, шул суда йөзеп карый. «Бөтен ишегалды видеога төшереп торды мине. Кемнәрдер начар сүзләр дә әйтте инде, юкса, мин аларга нинди начарлык кылдым соң? Миңа караганда, мине видеога төшереп торган ирем күбрәк оялды», — диде ул. Алар урамдагы кычкыру, ыгы-зыгыдан уянып киткән. «Елга ярларыннан чыккан. Мондыйны кинода гына күргән бар иде», — ди Екатерина.

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

 

Публикация от Екатерина Питина (@pitinaen)


Фикер өстәү