Көрәш батыры Фәния Җәләлова: «Ике сәгатьтә бер машина утын ярам»

Бәйләп куйсалар да көрәшәм! Сабан туенда егерме ел мәйдан тоткан көрәшче Фәния Җәләлова шулай дип шаккатырды. Замана хатын-кызларының, ирләрдән дә уздырып, җитмеш төрле һөнәргә ия булуына ияләшеп беттек кебек. Ә бил алышу килешәме гүзәл затка? Узган атнада 18 нче мәртәбә батыр булып танылган хатын-кыз көрәшче белән шул хакта сөйләштек.

Фәния апа, сөйләшүне сезнең көрәшә башлау тарихыннан башлыйк әле.

– Мин – Балык Бистәсе районының данлыклы Күгәрчен авылы кызы. Безнең авыл Сабан туйларында хатын-кызларның да көрәшүе белән дан тота. Мәрхүм әтием – хөкемдар, абыем да, энекәшем дә көрәшчеләр иде. Шушы мохиттә үстем. Аларга кызыгып, үземнең дә көрәшеп карыйсым килде. Беренче тапкыр 31 яшьтә үзебезнең авыл Сабан туенда көрәштем. Быел – минем 20 нче көрәш сезоным. Күгәрчен Сабан туенда 18 тапкыр батыр калдым. Ике тапкыр икенче урын алдым. Заманында Салават Фәтхетдинов призына уздырылган көрәштә 24 хатын-кыз арасында беренче урын алган идем. Ун ел элек Минзәләдә Авыл яшьләре уеннарында Татарстан буенча өченче урынны алдым. 120 килолы кыз белән көрәшеп кайттым. Анысы билбаулы көрәш иде, андый төрдә беренче тапкыр көрәштем. Мамадышның Җөри авылында көрәшеп тә өченче урын алдым. Әле быел Чирмешән районының Яшәүче авылына да чакырдылар.

Сезгә, көрәш хатынкыз эше түгел, дигән сүзне еш ишетергә туры киләме?

– Еш ишетәм. Татар хатыны элек-электән алай йөрмәгән, көрәш традицияләренә туры килми бу, диләр. Нәрсә дип җавап бирәмме? Бүген бит спортның бөтен төрендә хатын-кыз бар. Нишләп әле гүзәл затлар көрәштә дә катнашмаска тиеш, ди?! Үзем көрәшергә яраткач, мондый тәнкыйтьне колагыма да элмим.

Егерме ел буе көрәшеп, күпне күрергә, ишетергә туры килгәндер. Кешеләрдән, бигрәк тә иратлардан, төртмәле сүзләр күп ишеттегезме?

– Алай мыскыллап көлүче булмады. Үтеп барганда бер-ике тапкыр: «Менә бу хатынның беләген генә тотып карасаң иде», – дигән сүзләрне генә ишеткән булды. Кабартылган дип уйлаганнардырмы. Аптырап калмадым: «Кил дә тотып кара», – дидем.

Бу шөгыльгә якыннарыгыз ничек карый?

– Баштарак ачуланалар иде. Элегрәк әни дә каршы булды. Имгәтерләр, дип борчылды. Көрәштә җиңә дә башлагач, бераз йомшардылар. Мин бит инде – алты-җиде тәкәне җилкәмә салган хатын-кыз. Бер елны олы кызым үзе дә көрәшеп карады. Өченче урында калды. «Әни, бу кирәкле нәрсә түгел», – диде. Кечкенә кызым кул көрәшендә җиңде. Ул да: «Әни, бу безнең эш түгел», – диде. Әмма аларда ниндидер оялу дигән әйбер юк. Киресенчә, минем белән горурланалар. Көрәш – минем яраткан эшем, шөгылем бит.

Хәзер бит кайбер авылларда кыска итәкле хатынкызларны көрәшергә чыгаралар да, иратлар шуны видеога төшереп торып, социаль челтәрләрдә тараталар

– Ул видеоязмаларны мин дә карадым. Алар өчен үзем оялып, хурланып утырдым. Бу бит инде – хатын-кызны мыскыл итү дигән сүз. Көрәшергә уйлаган хатын-кыз мәйданга кыска итәктән чыгарга тиеш түгел. Минем, мәсәлән, үземнең спорт киемнәрем бар. Авыл үзидарәсе рәисе Альберт абый хатыннарга махсус кием дә тектерде. Видеоязма астына: «Күгәрчен хатыннарыдыр инде бу», – дип тә яздылар. Бездә мондый оятсыз хатыннар юк!

Ирләр белән дә көрәшкәнегез бармы?

– Булды андый хәл. Әмма кызык өчен генә. Хатын-кызны ирләр белән көрәштерү дөрес нәрсә түгел ул. Балалар ярышларында кызлар белән малайларны көрәштергәннәрен ишекән бар. Берсендә көрәшче кыз малайны җиңгән. Малай кешене бигрәк кимсетә торган хәл бит инде бу. Мин-минлегенә тиеп, күңелендә гомер буена җитәрлек яра калырга, хатын-кызларга карата нәфрәт уянырга да мөмкин бит. Шуңа күрә кызлар белән малайларны көрәштерүнең зыяннан башка бер файдасы да юк дип уйлыйм.

Келәмгә күбрәк нәрсә өчен чыгасыз: йөрәк җилкенгәнне басумы бу, бүләккә кызыгумы, әллә башка сәбәбе бармы?

– Миңа аның бүләге дә кирәкми. Көрәшнең никадәр тәмле икәнен кулына сөлге тоткан кеше генә аңлый. Хәзерге кебек матада түгел, чирәмгә чыгып көрәшүнең рәхәтлекләрен белсәгез! Сүз белән генә әйтеп, аңлатып бетерерлек түгел! Көрәш җиткәнне түземсезлек белән көтеп торам. Йөрәгем ярсый. Сабан туе, көрәш булмый дисәләр, бөтен кәефем төшә. Бәйләп куйсалар да көрәшәм!

Аңлавымча, көрәшкә Сабан туенда гына чыгып керәсез. Төп эшегездә беләк көче кирәкме

– Мин социаль хезмәткәр булып эшлим, авырулар карыйм. Баштарак чәй йортында эшләгән идем. Аннары пилмән бөгүдә хезмәт куйдым.

Көрәш тормышта ярдәм итәме?

– Һәрьяклап ярдәм итә, чыныктыра ул. Мин бөтен эшкә курыкмыйча тотынам, чөнки көчем бар. Мин аны бер авырсынмыйча эшлим. Миңа ярдәм итәргә кеше дә кирәк түгел. Ир-ат эшеннән дә куркып тормыйм. Ике сәгать эчендә бер машина утын ярып бетерә алам.

Сабан туенда көрәшергә алдан әзерләнәсезме?

– Берничек әзерләнмим. Моның өчен бернинди спорт залына да барганым юк. Авылыбыздагы данлыклы көрәшче Бәйрәмгол абый Садыйков берничә алым өйрәтте дә шуның белән шул. Мин аңа бик рәхмәтле. Шушы алымнарны әле дә кулланам.

Кайбер ирегетләр көрәштән соң гәүдәсен җыя алмыйча интегә. Бил алышканнан соң сездә дә шул ук хәлме?

– Бер көн генә авыр була. Анысын да сизмим, эшкә чабам. Авыру әбиләремне күтәрәсем, төшерәсем бар. Эшем шундый. Арырга, авырырга вакыт юк.

Көрәшкәндә имгәнгәгез бармы?

– Җитди имгәнүләр булмады. Әмма Сабан туе саен берәр мөгез чыгарам мин. Бер елны матадан таеп китеп, аягым чыккан иде. 24 хатын-кыз арасында беренче урын алган елны майда катлаулы операция кичергән идем. Июньдә инде келәмгә чыгып көрәштем. Бер елны бармак авыртып сөлге тота алмагач, сөлгене беләккә бәйләттем. Алай көрәшеп тә беренче урынны алдым. Менә шулай яратам инде мин көрәшне. Әле быел да көндәшем: «Фәния апа, җитәр инде сиңа, беренче урынны миңа бир әле», – ди. «Балакаем, башта син мине ыргытып кара, аннары алырсың», – минәйтәм. «Булмый бит, Фәния апа», – ди бу. «Булмагач, сорама – мин алай гына бирелмим», – дидем.

Яшь кызларга көрәшкә чыгарга киңәш итәсезме?

– Безнең татар хатыны гомергә көрәшмәгән, дигән сүзләргә игътибар итеп тормасыннар. Теләкләре булса, чыксыннар да рәхәтләнеп көрәшсеннәр. Тыймасыннар. Алар бит әшәкелек белән чыкмый. Көрәш үзенә күрә бер искиткеч рәхәтлек бирә. Аның тәмен көрәшкән кеше генә аңлый.

 

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

 

Публикация от Фания (@zalyalova_fania)

Әңгәмәдәш Илнар Хөснуллин


Фикер өстәү