Татар зиратына ник башка милләт вәкилләрен күмәләр?

Мин тумышым белән Мамадыш районының Усали авылыннан. Бүген Мәскәүдә яшим. Шулай булса да, туган җирем белән араны өзмим. Ел саен зиратка кайтып киләбез. Авылда туганнар юк инде. Мәчет бар, намаз укучылар күп. Мине шул борчый: авыл зиратына чит милләт кешеләрен дә күмәләр. Күптән түгел чуаш әбисен җирләделәр. Халык бик борчыла, минем дә шуңа йөрәгем әрни. Якын-тирәдә керәшен авыллары күп, шунда күмсәләр була бит. Бу хәлдән котылыр өчен сезгә мөрәҗәгать итәбез. Рус җирендә яшәп тә, мондый хәлне күргәнем юк.

Розалия ханым. Мәскәү

Альмир Зиятдинов, Мамадыш районының Усали авыл җирлеге башлыгы:

– Мин шуңа аптырыйм: проблемасы булган кеше ник редакциягә хәбәр итә, авыл җирлегенә килеп, безгә фикерләрен белдерми? Бездә елга 45 кеше үлсә, тагын 50 мәетне читтән алып кайтып күмәләр. Мине шул проблема борчый. Авыл җирлеге кышын юлларны ача, кабер казылган, бер тиен акча да түләмиләр, җайлы бит. Әле бит кайберләре бер рәхмәт сүзе дә әйтми. Безнең җирлектә татар гына түгел, чуаш, керәшен, башка милләт вәкилләре дә яши. Руслар арасында күченеп кайтучылар да бар. Берсенең баласы үлгән иде, күршедәге керәшен зиратына күмүне сорады, каршы килмәдек. Барысы да мулла, башка дин вәкилләренең өлкән кешеләре белән бергәләп хәл ителә. Әгәр, сезнең зиратта күмәбез, диләр икән, каршы килә алмыйбыз. Гомер буе катнаш никахта яшәгән ир белән хатын бер-берләреннән аерым күмелүне теләми. Әгәр бездән күрше керәшеннәр зиратына күмүне сорасалар, каршы килмибез.

Фото: Татар-информ/Михаил Захаров


Фикер өстәү