Татарстанда быел авыл хуҗалыгында да сан алу булачак

Татарстанстат җитәкчесе Наталья Гатауллина сүзләренә караганда, авыл хуҗалыгында  сан алу август аенда узачак.

612 авыл хуҗалыгы оешмасы, 2576 крестьян-фермер хуҗалыгы һәм шәхси эшмәкәрләр, 1387 коммерциячел булмаган ширкәт, 421,2 мең шәхси ярдәмче хуҗалык һәм авылларда урнашкан башка хуҗалыкларны исәпкә алу күздә тотыла. Мондый сан алуны оештыру өчен 800дән артык исәпкә алучы һәм 147 инструктор кирәк. Билгеле булганча, октябрь аенда Россиядә халык санын исәпкә алу көтелә. Анысын оештыруда 8315 исәпкә алучы эшләячәк. Моннан тыш, бу эшкә беренче тапкыр волонтерлар да җәлеп ителәчәк.

 


Фикер өстәү