Иң яхшы зоотехник-селекционерны сайладылар

Россиянең 63 төбәгендә җиңү яулаган 77 зоотехник-селекционер Татарстанда узган Россиякүләм бәйгеләрдә катнашты.

Мондый конкурсның нәкъ менә безнең республикада узуына гаҗәпләнәсе юк. Татарстан — авыл хуҗалыгының барлык тармакларында, аеруча сөт һәм ит җитештерү буенча ил күләмендә иң югары күрсәткечләргә ирешә.

Әйтергә кирәк, яхшылар арасында иң яхшыларын сайлап алу, бәйгеләрнең җиңүчеләрен ачыклау — җиңел эш түгел. Бөтенроссия конкурсында катнашучыларның һәркайсы — озак еллар шушы юнәлештә эшләп, зур тәҗрибә туплаган белгеч. Узган бәйгеләрдән аермалы буларак, элегрәк мондый конкурсларда җиңү яулаучылар быелгы конкурста бары тик судья буларак кына катнаша ала.

Омск өлкәсендә узган бәйгеләрнең җиңүчесе, зоотехник-селекционер Әлфия Әгъләметдинова әйтүенчә, малларның нәселен яхшырту, яңадан-яңа токымнар булдыру, җирле шартларга яраклаштырылган терлек булдыруда Татарстан хуҗалыклары, аеруча “Элита” нәселле терлек үрчетү предприятиесе шактый гына уңай тәҗрибә туплаган. — Үзем өчен күп яңалыклар күрдем. Шуңа да Татарстанга рәхмәтлемен. Уңай тәҗрибәне үзебездә кулланасы килә, — ди милләттәшебез.

Казанның “Корстон” күңел ачу үзәгендә узган пленар сессиядә конкурста катнашучылар алдында Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы белгечләре, Россия Фәннәр академиясе вице-президенты, академик Ирина Донник, танылган галимнәр һәм илнең иң алдынгы хуҗалыклары белгечләре чыгыш ясады.
Бәйге Казан Дәүләт ветеринария академиясе һәм “Элита” нәселле терлек үрчетү предприятиесе базасында узды. Алты номинация нигезендә узган конкурста “Нәселле терлек үрчетү эшен үстерүгә зур өлеш керткәне өчен” беренче урын “ГЦВ” җәмгыяте вәкиле Ирина Турбина лаек булды. Җиңүчеләр арасында Ольга Ефремова (Новосибирск өлкәсе), Анастасия Матвеева (Удмуртия Республикасы) һәм Киров өлкәсеннән Татьяна Андреева да бар.

Бөтенроссия бәйгеләренең төп җиңүчесе итеп Кукмара районы “Рассвет” агрофирмасы зоотехник-селекционеры Владимир Павлов танылды.

Камил Сәгъдәтшин


Фикер өстәү