Чарасызлыкта калган Илнара Галиуллина: «Моның кадәр хәсрәт күрермен димәгән идем»

Язмыш адәм балаларын ничек кенә сынамый. Гаилә корып, көтеп алган сабые туып 11 ай узгач, Илнара ирен югалта. Шулай итеп, авыру бала әтисез, Илнара ялгыз кала. Тормышының иң авыр вакытларында сабыена ярдәм кирәге, аны аякка бастырырга дигән уй яшәтә аны.

– Моның кадәр хәсрәт күрермен димәгән идем. Балабыз җитлекмичә тугач та, без бу сынауны ничек тә җиңеп чыгарбыз, барысы да яхшы булыр кебек иде. Тик иремне югалту тагын да ачырак булды. Ничек яшәргә дигәндә, якыннар, дуслар ярдәм итте. Хәзер инде сабыем өчен дип бирешмәскә тырышам, – ди Илнара Галиуллина.

Сәйдәгә табибларкуйган диагноз арасында ниндиләре генә юк. Үсештә тоткарлык, баш миендәге үзгәрешләр янәшәсенә тетрапарез, ДЦП дигәне дә өстәлә.
– Әлегә ул башын да тота алмый, йөрми, үзе утырмый. Калак тотып ашый да алмый. Табиблар вакытында дәваласагыз, алга китеш булачак дип өметләндерә. Мин аны күп кенә тернәкләндерү үзәкләренә йөртәм. Әмма күбесенә акчам җитми. Шуңа  ярдәм сорарга булдым, – ди ул. – Кызым – минем бердәнбер юанычым. Аны аякка бастырасым килә, сау-сәламәт булуын телим. Изге күңелле кешеләр, ярдәм итсәгез иде! — ди Илнара.

 

 

Сәйдә Галиуллинага ярдәм итү өчен исәп-хисап реквизитлары:

Илнара Ришат кызы Галиуллина исемендәге Саклык банкы картасы номеры:

5469 6200 1738 4163, Ак Барс банкы картасы: 2200 5301 5738 1922.

Карталар 89600652466 номерына беркетелгән.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү