Татарстанда Covid-19 инфекциясе белән авыручылар саны артса, чикләүләр кертелергә мөмкин

Татарстанның баш санитар табибы Марина Патяшина хәбәр иткәнчә, хәзергә чикләү чараларын катгыйландырырга һәм республикада мәҗбүри вакцинация кертергә нигез юк.

Вазгыятьнең начараю күзәтелсә, вакцинация темпы кимесә, ниндидер чикләүләрне катгыйландыру турында уйларга мөмкин.

— Профилактик чараларны үтәү турында онытмаска иде. Без объектларга карата күзәтүне киметмибез, бигрәк тә сәүдә һәм җәмәгать туклану урыннарына, — диде Марина Патяшина.


Фикер өстәү