Офтальмолог Элина Минхузина: «Җәен триммер белән печән чапканда күзенә металл кисәге эләккән кешеләр саны арта, сукыр калучылар да бар»

Җәй – күзләр өчен зур сынау чоры. Аяз көннәрне ничек кенә көтеп алсак та, кояш нурларының күзләргә тискәре йогынты ясавы күптәннән дәлилләнгән. Җәйге тузанның да йогынтысы юк түгел. Белгечләр, җәен күз җәрәхәтләре дә бермә-бер арта, ди. Мондый хәлне ничек булдырмаска? Җәен күзләрне ничек сакларга? Республика клиник офтальмология хастаханәсе табибы Элина Минхузина белән шул хакта сөйләштек.

 

– Элина Ленаровна, җәй – күзләрне дәвалау, аларга операция ясату өчен иң кулай чор, диләр. Бу фикер белән килешәсезме?

– Бу фикер белән тулысынча килешмим. Әйтик, күз күремен лазер ярдәмендә яхшырту өчен фәлән ел фасылының җиткәнен көтәргә кирәкми. Иң мөһиме –операциядән соң дөрес итеп саклану. Бу чорда бер ай буе ачык суда коенырга ярамый. Моннан тыш ел дәвамында озаклап компьютер каршында утыру, 10 килограммнан да авыррак әйбер күтәрү, алкогольле эчемлекләр куллану тыела.

– Җәен безне нинди күз авырулары сагалый?

– Безнең республика клиник офтальмология хастаханәсенә җәй көне күз җәрәхәтләре белән мөрәҗәгать итүчеләр саны бермә-бер арта. Көненә шундый 100–150 кешене кабул итәргә туры килгән чаклар да була. Кыш көне мондый җәрәхәтләр саны 3 тапкыр диярлек кими. Көненә уртача 50–60 кеше мөрәҗәгать итә. Җәен триммер белән печән чапканда күзенә металл кисәге эләккән кешеләр саны арта. Үлән арасында нәрсә генә юк бит! Аның аркасында хәтта сукыр калучылар да очрый. Күптән түгел велосипедта йөргәндә күзенә ботак кергән ир-атның күзен саклап калу өчен дә шактый тырышырга туры килде. Болгарка, чүкеч, кувалда белән эшләгәндә махсус күзлек кимәгән кешеләр арасында да күз җәрәхәтләре еш очрый. Кояш нурлары да күзләр өчен зыянлы. Ультрашәмәхә нурлардан саклаучы кояш күзлеге дә җәен күзләрне сакларга ярдәм итә. Әмма монда ниндидер шикле урыннарда, шул ук җир асты кичүендә сатып алынган күзлек турында сүз бармый. Аларны сертификаты булган махсус кибетләрдән генә сатып алырга кирәк. Җәен кояшка туры карарга да ярамый. Күзнең эчке тышчасына зыян килергә мөмкин. Нәтиҗәдә күз күреме начарлана. Берничә ел элек бер минут дәвамында кояш тотылуны күзәткән сигез кешегә ярдәм иттек. Икесен хастаханәгә озатырга туры килде.

– Караҗиләк белән кишер күз күремен яхшырта, диләр…

– Бу – Икенче Бөтендөнья сугышы вакытыннан бирле үк калган уйдырма. Ул чорда очучыларга, төнге очышлар вакытында күзләре аеруча яхшы күрсен өчен, әнә шундый А витаминына бай ризыклар ашата торган булганнар. Моннан тыш алар В төркеме, РР, С витаминнарына, бета-каротин, органик кислота һәм микроэлементларга да бай. Шулай да кара җиләк белән кишер күз күремен яхшырта дип зурдан кубып ук әйтү дөрес булмас. Күзләр сау-сәламәт булсын өчен безгә ул кадәр үк А витамины кирәк түгел. Өстәвенә кишер, караҗиләктән тыш, без аны кабак, абрикос кебек башка яшелчә һәм җиләк-җимештән, бавыр, майлы балык, сөт ризыкларыннан да алабыз бит. Тагын шунысы да бар: кайбер витаминнар үзләре генә үзләштерелми. Мисал өчен, А витаминын сөт ризыклары белән эчсәң генә файдасы булачак.

– Күзләргә гимнастика ясау файдалы дигән киңәшне дә еш ишетергә туры килә.

– Күзләргә гимнастика ясау мускуллардагы киеренкелекне киметә, баш авырту, күз кибүдән коткара. Моннан тыш ул күзләрнең челтәр катламына кан килүне яхшырта. Шулай да мондый күнегүләр күз күремен яхшырта дип әйтеп булмый. Кайчак күзләрне бер ноктага төбәгәндә андагы сурәт тоныклана яки ике булып күренә. Бу күз мускулы кысылу аркасында килеп чыга. Менә андый чакта күзләргә гимнастика ясау файдага булачак. Моның өчен карандаш очындагы бер ноктага текәлеп, ул кайсы якка барса, күз карашын шул якка юнәлдерергә кирәк. Гимнастика ясаганда карандашны әле йөзегезгә якын китереп, әле ерагайтып «уйнатып» торырга кирәк. Әмма мондый төр күнегүне ясар алдыннан сак булу сорала. Мондый гимнастика күзләр ялкынсынган вакытта ясалса, андагы инфекция күз яшенә эләгеп, күзнең сау-сәламәт тукымаларын да зарарларга мөмкин. Күзенә операция ясаганнан соң тернәкләнеп килүче кешегә дә күзләргә гимнастика ясау тыела.

– Күзлек кисәң, күз күреме тагын да начарлана диюләре дөресме?

– Әйе, күпләр, күзләргә авырлык китермим дип күзлек киеп йөрсәң, алар тагын да начаррак күрә башлаячак, дип саный. Элегрәк офтальмологлар, дөрестән дә, күзлек кимичә йөрсәң, күзләр «ялкауланмый», яхшырак күрә башлый, дип әйтә иде. Шунлыктан күпләр әле дә күзлекне бик сирәк киеп, кирәк әйберсен күзләрен көчәндереп булса да карарга тырыша. Күзләр гел хәрәкәттә торса, яхшырак күрә башлаячак, янәсе. Ләкин аларны болай көчәндерү күз күремен, киресенчә, начарлата гына. Шуңа күрә күзлек киеп йөрүдән куркырга кирәкми.

– Күзнең начар күрүе нәселдән дә килә аламы?

– Күз авыруларына бирешүчәнлек нәселдән дә килә ала. Мисал өчен,  ерактан начар күрү, күз нервы зарарлану, глаукома кебек чирләр нәселдән күчә ала. Соңгысы акрынлап кына үсеш алып, кеше үзендә глаукома барлыгын белмичә дә яшәргә мөмкин. Шуңа күрә нәселендә күз авыруларыннан интегүчеләр булган кешеләргә даими рәвештә табибка күренеп торырга кирәк.

Күзе җәрәхәтләнгән кешегә ничек ярдәм итәргә?

  1. Күзгә чүп керсә, аны умаска кирәк. Үзлегеңнән генә чыгарырга тырышу бик хәтәр.
  2. Җәрәхәтләнгән күзгә антибиотик тамчылар салу да файдага булачак. Әмма аның кабы ачылмаган булырга тиеш. Ачылган тамчылар бер айдан яраксызга әйләнә.
  3. Күзгә чиста салфетка каплагыз.
  4. Күзгә химик матдә керсә, күзне агып торган суда юдырып алырга кирәк.
  5. Күз җәрәхәте булганда кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итү зарур.
  6. Җәй көне күзләрне саклау өчен кояш күзлегеннән йөрү, башка киң козыреклы кепка кию хәерле. Балаларга, күз авыруларыннан интеккән, күзенә операция ясаткан кешеләргә бу чорда аеруча игътибарлы булырга кирәк.

Фото: multimarket.by

 


Фикер өстәү