9 яшьлек кыз белән үги әтисе күлдә батып үлгәннәр

Башкортстанда 9 яшьлек кыз белән аның үги әтисе үлеменнән соң тикшерү эшләре бара.

Кыз белән 30 яшьлек ир Башкортстанның Мерәс авылы янындагы күлдә батып үлгәннәр.

Тикшерү фаразлары буенча, ир үги кызын күлдә йөзәргә өйрәтергә булган. Тик кинәт кенә икесе дә бата башлаганнар һәм су төбенә киткәннәр. Баланың мәетен шундук тапканнар, ә менә ирнең гәүдәсен табу өчен коткаручыларны чакырырга туры килгән.

Тикшерүчеләр әйтүенчә, ир белән кыз тиешсез, күлнең төбе кинәт кенә тирәнәеп китә торган урында коенганнар.

Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.


Фикер өстәү