Татарстанның тугыз җәмәгать туклану ноктасына төнлә эшләргә рөхсәт ителде

Татарстанда тугыз җәмәгать туклану ноктасына төнлә дә эшләргә рөхсәт бирелде. Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте. Әлеге оешмаларның барлык хезмәткәрләре вакцина ясаткан булып чыкты.

Төнлә эшләргә рөхсәт сорап, идарәгә 19 гариза кергән. Сигезен кире какканнар, икесе әлегәчә карала.

Искәртеп узабыз, элегрәк Татарстанда кафе һәм рестораннарга төннәрен эшләүне барлык хезмәткәрләр дә коронавирустан прививка ясаткан очракта гына рөхсәт итүләре турында хәбәр ителгән иде.


Фикер өстәү