Фәрит Мөхәммәтшин  җәмәгать судьяларына таныклыклар тапшырды

Татарстан Дәүләт Советында җәмәгать судьяларына таныклыклар тапшыру тантанасы узды. Аларны парламент җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, җәмәгать судьяларының эшчәнлеге һәм алар чыгарган карарлар йөзләгән кешенең язмышына бәйле. «Шуңа күрә халык судьялар эшенә, аларның рухи-әхлакый сыйфатларына карата югары таләпләр куя, – диде парламент спикеры. – Иң мөһиме, кешеләр судның гадел булуына ышанырга тиеш. Алар судка хакимият буларак ышансын иде!»

Хәзерге вакытта Татарстанда 190 җәмәгать судьясы бар. 2020 елда алар тарафыннан 700 меңгә якын эш һәм материаллар каралган. Бу узган елга караганда 16 процентка артыграк. «2014–2023 елларга Татарстан Республикасында юстицияне үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру барышында 37 җәмәгать суды бинасында капиталь ремонт эшләре башкарылган. Киләсе елга Татарстан бюджетыннан бу эшкә тагын 146 млн сум акча тотылачак. Җәмәгать судларында замана технологияләре белән тәэмин итү буенча зур эш алып барыла.


Фикер өстәү