Казанда ике көн элек югалган 10 яшьлек малайны эзлиләр

Казанда 16 июнь көнне югалган 10 яшьлек Алмаз Артамоновны эзлиләр. Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, малайның кайда булуы әле һаман билгесез.

Малайның буе 140 см, ябык гәүдәле, кара чәчле, коңгырт күзле. Алмаз кызыл футболка һәм зәңгәр спорт чалбарыннан булган. Аягында ак сызыклары булган кара кроссовки кигән. Үзе белән коңгырт төстәге спорт сумкасы да булырга мөмкин.

Малай турында мәгълүмат белүчеләр булса, 8(800)700-54-52 яки 112 номерына шалтыратып хәбәр итү сорала.


Фикер өстәү