Татарстанда каеш эләктерми йөрүчеләрне камералар төшерә башлаячак

Татарстанда машинада каеш эләктерми йөрүчеләрне фото һәм видеотеркәү рәвешендә ачыклый башлыйлар. Тәҗрибә рәвешендә уздырылган сынау барышында бер тәүлек эчендә кагыйдә бозуның 1200 очрагы теркәлгән. Республикада ел башыннан ачыкланган мондый очраклар исә 71 меңнән артып киткән. Узган ел 8 меңгә азрак булган.

Республиканың ЮХИДИ идарәсе каеш эләктереп йөрүнең юлдагы иминлек өчен кирәк булганын искә төшерә. Бу кагыйдәне бозган йөртүчеләрне – 1000 сум, пассажирларны исә 500 сум штраф көтә. Хәер эш штрафта гына түгел. Быел Татарстанда каешын элкәтерми йөргән кешеләр катнашында 24 авария булган. 11 кеше һәлак булган, 21 юлчы имгәнгән. Узган ел исә мондый һәлакәтләрдә 62 кешенең гомере өзелгән.


Фикер өстәү