Рената Тейның иренә ярдәм йөзеннән хәйрия концерты оештырыла

21 июньдә, 18:30 сәгатьтә «Уникс» концертлар залында җырчы Рената Тейның ире Сәгыйрь Сәмигуллинга ярдәм йөзеннән «Хыял» продюсерлык үзәге хәйрия концерты оештыра. 

Концертта татар эстрадасының танылган җырчылары Эльмира Кәлимуллина, Рифат Зарипов, Филүс Каһиров, Ришат Фазлыйәхмәтов, Илназ Сафиуллин Гүзәлем һәм Салават Миңнеханов  һәм башка җырчылар катнашачак. Концерттан кергән акча Сәгыйрь Сәмигуллинны дәвалауга һәм реабилитация уздыруга тотылачак.

Сәгыйрь Сәмигуллин 2019 елның көзендә М7 трассасын коточкыч юл һәлакәтенә очрый. Аны Мамадыш хастаханәсенә илтеп, 7 сәгать операция ясыйлар. Соңрак аны Республика клиник хастаханәсенә китерәләр. Нейрохирургия бүлеге реанимациясендә аны үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына тоташтыралар, баш сөягенә операция ясыйлар, Аның шулай ук кул-аяклары зур зыян күрә.

Ул ике ай нейрохирургия реанимациясендә комада ята. Хәзерге вакытта Сәгыйрьнең хәле уртача тотрыклы дип бәяләнә.

Хәзер Сәгыйрь Мәскәүдәге «Три сестры» реабилитация үзәгендә тернәкләнү уза. Монда тору һәм дәвалану бер тәүлеккә 23 000 мең сум тора. Моның өчен 700 000 мең сум җыярга кирәк, дип яза Татар-информ.


Фикер өстәү