Тәрәзәгә букчаларны нигә эләләр?

Нидерланд Корольлегендә мәктәпне уңышлы  тәмамлаган укучылар букчаларын әләм белән бергә тәрәзә каршына элеп куя икән. Бу – укучы   югары уку йортына  укырга керәчәк дигән сүз. Кайбер  балконнарда икешәр букча элүчеләр бар. Әлеге гадәт турында безгә Заандам шәһәрендә яшәүче, якшәмбе мәктәбендә балаларга рус телен өйрәтүче Кукмара кызы Гөлзирә Гаязова хәбәр итте. Аңардан  белем бирү системасының үзенчәлекләре турында да кызыксындык.

– Нидерланд белем бирү системасы Россиянекеннән бик күпкә аерыла. Монда укытучылар балаларга кычкырмый, барысын да сабыр гына аңлата. Бу  закон буенча  тыела. Укытучылар белән укучылар арасында тигезлек бар. Укытучыга хөрмәт белән карыйлар. Балалар үз фикерләрен әйтергә курыкмый. Проблема чыкса, балалар белән укучылар  бергәләп хәл итә. Монда тәртип бозу, әйбер урлау, БДИ бирмәгән өчен тәрәзәдән сикерү дигән нәрсә юк, – ди Заандамда яшәүче якташыбыз Гөлзирә Гаязова. –  Мәктәпләрдә юл кагыйдәләрен өйрәтәләр, элек йөзәргә өйрәнү мәҗбүри булган. Балаларга җенси тәрбия бирү дәресләре керә.  Әти-әниләр җыелышы елга бер тапкыр уза, тик анысында да укытучы, әти-әни аерым килә. Әти-әниләр баласына 12 яшь тулганчы мәктәп тормышында актив катнаша. Аннан инде мөстәкыйльлеккә өйрәнәләр. Башлангыч  мәктәптә сыйныфларда 20–25 бала укый. Дәрескә соңга калсаң, икенче көнне штраф түләргә, 15 минутка иртәрәк  килергә туры килә. Монда дәрес калдыру – бик сирәк күренеш.  Шимбә көнне укымыйлар. Җәйге каникул – алты атна.  Уку авыр,  икенче елга утырып калу дигән нәрсә дә хурлык түгел. Мәктәп укучыларына пособиеләр бирелә.

Гөлзирә Гаязова әйтүенчә, укытучыга, директорга бүләк бирү тыела. Гомумән, теләсә кайсы эштә туган көн, бәйрәмгә бүләк бирешергә ярамый. Мәктәпләрдә әти-әниләрдән акча җыймыйлар. Каравылчы өчен дә  дәүләт түли. Балалар 16 яшьтән  эшкә урнаша ала. Алар кичләрен кибетләрдә товарларны киштәләргә урнаштыра, урамнарда газеталар, төрле игъланнар тарата. Сәгатенә 4–5 евро акча  эшләргә мөмкин. Урта мәктәпне тәмамлаган 17–18 яшьлек егет-кызларга дәүләт әҗәткә акча бирә. Аның проценты бик аз. Бер айга бурычка 1000 еврога кадәр алырга мөмкин. Аны 15–35 ел эчендә  кире кайтарырга кирәк. Вузларга, көллиятләргә белем дәрәҗәсенә карап алалар. Ришвәт бирү дигән нәрсә юк.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү