Суга түләү бәясе арту нәрсәгә бәйле?

Роспотребнадзор китергән мәгълүматлар буенча, республикада су белән тәэмин итүнең 3 мең 260 үзәкләштерелгән чыганагы бар. Аларның 10сы – елгалар, 3 мең 250се – җир асты сулары. Тикшерүләр күрсәткәнчә, чыганакларның 20 проценты санитар нормаларга һәм кагыйдәләргә туры килми. Хилафлыкларның барысы да диярлек җир асты суларында ачыкланган. Татарстандагы җир асты суларында кальций һәм магний тозлары, тимер чамадан тыш күп. Халык куллана торган суда да тимер күп, ди белгечләр. 

Узган ел ахырына республика халкының 93,6 проценты сыйфатлы су белән тәэмин ителгән. Анализ нәтиҗәләре буенча, республиканың 24 районында санитар-химик күрсәткечләр буенча гигиена нормативларына туры килми.

Республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллинның Дәүләт Советы утырышында ясаган чыгышыннан аңлашылганча, суүткәргеч челтәрләрнең дә күпчелеге искергән. Төгәл саннар белән әйткәндә, торбаларның 54 проценты ремонт таләп итә, су агып тора.

– Аварияләрнең күплеге инженер коммуникацияләрдә проблемалар барлыгын күрсәтә. Узган ягу чорында гына да торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә 1 мең 556 авария булды, – диде Марат Айзатуллин.

Шулай ук министр коммуналь хуҗалык оешмаларының финанс хәлләренең начар булуын да билгеләп узды. Узган ел нәтиҗәләре буенча, андый оешмаларның 24 проценты зыянга эшли. Быелның 1 маена аларның энергия ресурслары өчен бурычлары 509 млн сумны тәшкил иткән. Министр мондый хәлдә калуның бер сәбәбен халык өчен түләүләрне арттырмауда күрә. Уртача алганда республикада су белән тәэмин итү тарифы 26 сум 11 тиенне тәшкил итә. Шәһәрләр арасында иң арзан тариф Казанда куелган: бер куб. метр су өчен 21 сум 42 тиен. Иң зур тариф Әлмәттә билгеләнгән. Анда яшәүчеләр суның бер куб. метрына 43 сум түли. Районнар арасында исә иң арзан тариф Кайбыч районына туры килә. Монда халык 18 сум 1 тиен түли. Максималь тариф – Тәтеш районында (49 сум 47 тиен).

– Су тарифларындагы аерма турыдан-туры аны табу һәм кулланучыга илтеп җиткерү белән бәйле. Шулай ук урынга һәм чистартуда кулланыла торган технологияләргә дә карый. Технологияләрне сайлау, үз чиратында, чыганаклардагы суның беренчел параметрларына һәм халыкка бирелә торган суның сыйфатына бәйле. Бу мәсьәләдә авылларда вазгыять катлаулы. Җәй көне бакчаларга күп су сибелә. Моннан тыш, җир асты чыганакларыннан алына торган суны нормативларга туры китерер өчен, кыйммәтле җиһазлар сатып алырга кирәк. Бу очракта халык өчен түләү бәясе дә арта, – диде Марат Айзатуллин.

Зөһрә Садыйкова   

 

Фото: virtualbrest.ru

 


Фикер өстәү