Владимир Путин Россия Дәүләт Думасына сайлау көнен билгеләгән карарны имзалады

Россия Президенты Владимир Путин Россия Дәүләт Думасына сайлау көнен 2021 елның 19 сентябренә билгеләгән. Карар имзаланганнан соң, Россия Үзәк сайлау комиссиясе тавыш бирүне уздыру тәртибен кабул итәргә, сәяси партияләр исә кандидат һәм программаларын расларга тиеш була.

Дәүләт Думасына сайлау белән бергә тугыз төбәк җитәкчесен, 39 төбәктә җирле парламентка сайлау узачак. Россия Үзәк сайлау комиссиясе чыгарган карар нигезендә, тавыш бирү 17, 18 һәм 19 сентябрь көннәрендә узачак.

Шул ук көнне Татарстанда алтынчы чакырылыш Дәүләт Советына өстәмә сайлау узачак. Тавыш бирү бер мандатлы Азино (№ 15) һәм Студентлар (№ 24) сайлау округларында узачак.


Фикер өстәү