«Арабызда юк ителергә хөкем ителгән халык итеп тоючылар бар»

Япон технологик гигантларының ике уңышы игътибарны җәлеп итте соңгы көннәрдә. Беренчесен дөньякүләм танылган ике зур компания тормышка ашырырга ниятли. Honda Motor автомобиль корпорациясе белән JAXA Япон аэрокосмик тикшеренүләр агентлыгы орбиталь станцияләрне һәм башка планеталардагы объектларны су, кислород һәм энергия белән өзлексез тәэмин итү системасы эшләү турында килешкән.

Әллә ни зур яңалык юк инде аларның технологияләрендә. Кояш энергиясен файдаланып, суны кислород һәм водородка таркату, аларны ягып, янә су алуны планлаштыралар. Һәрбер мәктәп баласы өчен аңлаешлы бу технологияне тормышка ашыру – якын киләчәк эше. Яртылаш мәңгелек двигательгә охшаган бу ябык система, мөгаен, алдагы елларда безнең куллардагы смартфоннар кебек үк гадәти әйбергә әверелер. JAXA икенче бер япон гиганты Toyota Motor белән шундый ягулык моторы хәрәкәткә китерәчәк ай машинасы – луноход төзү турында да килешкән. «Тойота» исә водород технологияләре өлкәсендә – дөньякүләм лидер.

Икенче ачышны японнарның «Эйсай» фармацевтика компаниясе Американың Biogen корпорациясе белән бергәләп тормышка ашырган. Алар әлегә кадәр дәвалап булмый дип исәпләнгән Альцгеймер авыруын дәвалаучы Aduhelm дигән препарат уйлап тапканнар. Дару баш миендәге авыру китереп чыгаручы төерләрне киметә икән. Картлыкта байтак кешене көтә торган хәтер югалу чирен бетерү өчен яңа препаратның инъекциясен атнага дүрт тапкыр кертергә кирәк, диләр. Әмма бер кыен ягы бар: дару кыйммәт, еллык курсы өчен 56 мең доллар таләп ителә.  Альцгеймердан интегүчеләр АКШта ике миллион тирәсе, Япониядә – 1 миллион. Даруның бәясе билгеле булгач, социаль челтәрләрдә утыручылар шаярта башлады: байлар барысын да искә төшерәчәк, фәкыйрьләрнең хәтерләмәве яхшырак, диләр.

Дөрес, авыруга каршы торуның башка ягы да бар. Моның өчен баш миен даими эштә тотарга: нәрсәдер өйрәнергә, ятларга, баш ватарга тәкъдим итәләр. Гамәл кылу һәрвакытта да хәлне яхшырта. Бу язмадагы төп сүз дә нәкъ менә шул хакта иде. Табигый байлыкларга бик фәкыйрь, җиргә ярлы, җир тетрәүләр һәм цунамилар белән туктаусыз сыналып торган японнарның дөньяны технологик эшләнмәләр белән яулап алуының да сере туктаусыз иҗтиһатта – эшлекле гамәл кылуда гына. Бу халыкның бернинди дә аерым генетик өстен сыйфатлары юк: аларда да баш мие бар, бездә дә, аларда да – күзләр, бездә дә, японнар да ике кулдан файдалана, без дә.

2014 ел матавыгы килеп чыккач, океан артыннан тыюлар һәм янаулар көн тәртибенә килеп басканда, Россия җитәкчелеге «санкцияләр безне көчле итә» дип күңел көрлеген сакларга тырышканда, чынлап та, хаклы иде. Юлда киртә-барьерлар тезелгән булса, аларны атлап-сикереп чыгу котылгысыз рәвештә физик яктан көчлерәк итә, акылны үткерли, зиһенгә көч бирә. Ләкин беренче киртә алдында ук утырып еласаң, кулларны кушырып, читтән ярдәм көтеп, зарланып утырсаң, моның киресе килеп чыга: рухи ныклык урынына гайрәт чигү, бөек омтылышлар урынына төшенкелек барлыкка килә. Технологик үсеш өчен бүленгән акча урлана яисә бик яхшы дигәндә депозитларга салына, үзен элита дип санаган катлау «кемнең кулында – шуның авызында» принцибын мөмкинлек булганда бөтен көчкә файдаланып калырга омтыла, көндәшләрне акыл һәм зирәклек белән узасы урынга, уңышсызлыкларда дошманнарны гаепләп акланып утыру башлана.

Без бит – совет системасы җимерелгәндә «Көнбатыш безгә ярдәм итәр» дип өметләнгән халык. Янәсе читтән инвестиция рәвешендә акча ява, завод-фабрикаларны Көнбатыш инвесторларына сатабыз да бюджетны тутырабыз, шул акчага яңартылган заводлар конвейерыннан төшкән арзанлы һәм сыйфатлы товарларны сатып алабыз һәм… мул тормышта рәхәтләнеп яши башлыйбыз. Советлар алып барып җитә алмаган коммунизм офыгына җиңел генә киләбез дә керәбез. Бу бит инде чуртан кушуы буенча әкиятләрдә генә шулай була. Чын тормышта яшим дисәң, тирләргә һәм тырышырга кирәк һәм… зарланмаска. Зарлану һәрвакытта да канатлар салынуга китерә, төшенкелеккә илтә.

Өметсезлек белән сугарылган җаннар беркайчан да уңышка ирешә алмый. Психологиядә өйрәнелгән булдыксызлык (выученная беспомощность) дигән төшенчә бар. Аны, этләр белән тәҗрибә үткәреп, Мартин Селигман дигән Америка галиме ача. Ул этләрне ток белән суктырып җәфалый, качмасыннар өчен бәйдә һәм тар читлектә тота. Шул шартларга күнектергәч, бәйдән ычкындыра, качу мөмкинлеге бирә, әмма этләр, ток һөҗүме булганда да качмыйлар, утырып шыңшыйлар гына. Югыйсә киртә аша сикерергә генә кирәк, син – иректә һәм беркем дә газаплый алмый.

Ә бит кешеләрнең дә бик күбесе тормыш сынаулары белән сыналганда, үзләрен нәкъ шул этләр кебек тота: шыңшый башлыйлар, төшенкелеккә биреләләр. Тупикка илтә торган бу халәттән котылу өчен нинди дә булса гамәл кылырга кирәк диләр психологлар. Берничә тапкыр эшкә урнашырга омтылып та уңышсызлыкка очрадың икән, диванда ятып елау булышмаячак. Кайвакыт сайлау мөмкинлеге шулкадәр тар була, әмма барыбер була ул. Әйтик, кешеләрнең ихтыярын сындыру өчен тоташ тыюлардан торган концлагерь шартларында Бруно Беттельгейм дигән психолог исән калу ысулын рөхсәт ителгән нәрсәләрне эшләүдә тапкан. Теш чистарту тыелмаган, ул шуның белән шөгыльләнгән. Гамәл кылу өчен кечкенә генә бер мөмкинлекне дә ычкындырмаган. Аның бу тактикасының дөреслеген соңыннан галимнәр тәҗрибә белән раслаган. Картлар йортында җиһазларны үзләре теләгәнчә урнаштырып мәш килгән, гөл үстерү белән мавыккан өлкәннәрнең сәламәтлеге яхшырак булып чыккан, хәтерләре начараюдан туктаган. Шуңа күрә психологлар, берни эшләргә дә мөмкинлегең юк икән, урамга йөгерергә чык, мөмкинлекләр ишеге шуннан соң ачылачак, диләр.

Язмамның башы япон уңышы турында булса да, мин нигездә үз халкым хакында язарга теләгән идем. Арабызда үзен тарих чүплегенә илтеп ташланырга, юк ителергә хөкем ителгән халык итеп тоючылар да бар. Милли төшенкелек үзен нык сиздерә. Иҗтиһат итәсе урынга безнең зыялылар «татар башын татар ашый» дигән уйдырма аклану уйлап таптылар да үзләрен Селигман этләре кебек тота: киртә аша сикерергә беркем дә теләми. Татарча укып ерак китеп булмый дигән миф белән үзеңне юатып та файда юк. Англиянең мәртәбәле колледжларында инглизчә укысаң да, кул кушырып утырырга гадәтләнгәнсең икән, берни дә чыкмаячак синнән. Ә иҗтиһат иткәндә, тормышның әллә нинди катлаулы төеннәрен чишү мөмкинлеге ачыла, үтеп булмаслык чытырманлыкларны кичәсең…

Бу сүзләргә дәлил итеп соңгы көннәрнең тагын бер яңалыгын китерәм. Күптән түгел генә Майкл Паккард исемле америкалы дайвер (су астында йөзүче) көтмәгәндә кит карынында калган. 11 июнь көнне ярдан ерак түгел генә көймәдән суга сикергәч, көтмәгәндә үзен караңгылык эчендә күргән. Башта ул үзенә акула һөҗүм итте дип уйлаган, әмма тешләр тапмагач, үзенең кит карынына эләгүен төшенгән. «Мин тулысынча эчтә идем. Тулы караңгылык. Бернинди дә шанс юк, моннан чыга алмыйм. Мин – мәет, дип уйладым», – ди ул күргәннәре турында. Паккард бертуктаусыз хәрәкәтләнә башлагач, кит көтмәгәндә өскә йөзеп чыккан һәм карындагы кешене төкереп ташлаган. «Хәрәкәттә – бәрәкәт» дигән татар акылының һәр вазгыять өчен дә хак икәнен исбатлый бу хәлләр. Бүгенге кыенлыклар тезмәсеннән исән-имин һәм җиңеп чыгуның ысулы да шул бер генә: бернигә дә карамый иҗтиһат итү.

                                                 Рәшит Фәтхрахманов  


Фикер өстәү