Кеше S-аксымга антитәнчекләре булганда коронавирус инфекциясе белән авырмаячак, — дип белдерде Гамалея исемендәге Эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү үзәге директоры Александр Гинцбург. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
«Билгеле бер дәрәҗәдә мондый антитәнчекләр булганда, кеше „Ухан“ коронавирусы белән дә, Һиндстан штаммнары белән дә авырмаячак», — диде Гинцбург.
Ул билгеләп үткәнчә, антитәнчекләрне тикшерү өчен иң кулай тестлар — «Вектор-Бест» һәм «Ниармедик».
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat