Якут журналисты Родион Кривогорницын: «Безнең милли герой – татар кешесе»

Якутларның милли геройлары – татар кешесе. Бу хакта безгә Саха (Якутия) Республикасының «Саха Сирэ» газетасы баш мөхәррире Родион Кривогорницын сөйләде. «Ватаным Татарстан» газетасы редакциясенең эшчәнлеге белән танышырга килгән хезмәттәшебездән якутларда туган телне өйрәнү һәм башка милли проблемаларның ничек хәл ителүе турында белештек.

  Родион Юрьевич, татар белән якут милләте ни дәрәҗәдә якын?

– Татар кешесе якутның милли герое дисәм, бу сорауга үзегез дә җавап бирерсез. Милли герой дигәндә безнең Боссойконы күз уңында тотам. Якутчадан «Боссойко» дәү дигәнне аңлата, ә чын исеме – Гыйззәтулла Рәхмәтуллин аның. Соңгы елларда татарның бу герое үз ватанына да кайтып иреште дип беләм. Рөстәм Галиуллинның «Боссойко» дигән повесте татарчадан якут теленә дә тәрҗемә ителде. Безнең халык үз Боссойкосын бик олылый. Милли азатлык көрәшендә җаны коелган каһарманыбыз ул безнең. Аны сөргенгә җибәрелгән татар кешесенең улы, диләр. Рәхмәтуллиннарның барысы да алып гәүдәле булган, дип әйтүләре дә хак. Чөнки безнең көннәргәчә аның фотолары килеп ирешкән. Ә көче турында халыкта төрле риваятьләр яши. Сазга баткан сыерны коткарып, әллә ничә чакрымнар күтәреп барган дигән риваять тә, дулаган үгезне җиңгән дигәне дә бар. Тик кызганыч, 1928–1929 елларда Якутиягә союзда булуны таләп иткән өчен, үзен генә түгел, балаларын да үтерәләр.

Гомумән алганда, Саха республикасының алгарышында катнашкан татарлар күп. Татар милләтенә хөрмәтебез зур безнең.

Якут телен саклап калу буенча республикада нәрсәләр эшләнә?

– Үзебезнең гаиләгә килсәк, без өйдә якут телендә сөйләшәбез. Гәрчә кызым рус телле балалар бакчасына йөрсә дә, ул үз телен белә. Мәктәптә 1–4 нче сыйныфларда туган телен өйрәнде, хәзер исә рус телле гимназиядә укый. Минемчә, хәзер туган телне нәкъ менә гаиләдә саклау буенча проблема бар. Күпләр, интернет, телевидение аркасында тел бетә, дип зарлана. Мин исә бөтен нәрсә ата-анадан тора, дип уйлыйм. Ата-ана баланың үз телен белүен теләсә, ул беләчәк. Мин яшәгән районда якутлар гына яши дип әйтсәк тә була. Туган авылда да шулай ук. Ә урамда, кибеттә балаларның бары тик русча сөйләшкәнен генә ишетәм. Бик күпләр моңа бик гаҗәпләнә, тик конкрет гамәлләр генә кылынмый.  Тәрбиячеләр, укытучылар белән «түгәрәк өстәл»ләр уза  узуын. Әмма мондый җыелышлар белән генә ата-ана йөрәгенә үтеп кереп буламы икән? Ата-ана, вузларда укыту рус телендә булгач, минем балага рус телен белсә, яхшырак була, дип уйлый.

Тарих кабатлана бит ул. Советлар Союзы таркалгач, бездә милли үзаң үсеше күзәтелде. Урамнарның  атамалары якут телендә язылды, милли басмалар барлыкка килде, милли концепция эшләнде, мәктәпләрдә якут телендә укытулар оештырылды. Авыл җирендә, шәһәрләрдә дә туган телдә сөйләшәләр иде. Шуннан соң 30 ел үтте, вазгыять кире якка үзгәрде. Җыелышлар шулай ук үтә, аларда «кирәк» дигән сүз бик еш яңгырый, әмма ана телендә укыту кирәклеге закон белән беркетелми. Торак пунктлар, урамнар атамалары рус телендә генә языла. Гәрчә аларны рус транскрипциясендә язу бик ансат. Казанда барысы да ике телдә языла, сезнең өчен шатландым.

Якут теле интернетта да бик аз. «Саха Сирэ» газетасының сайты һәм тагын берничә сәхифә бар, шуның белән шул. Социаль челтәрләр өчен якутча клавиатура да эшләнмәгән. Алар кайбер хәрефләрне урысча белән алмаштыралар һәм бик еш кына мәгънәсез сүзләр килеп чыга.

Шул ук вакытта якут милли киносы үсештә. Әлеге тармак дәүләт ярдәме белән аякка бастымы?

– Кино, чыннан да, феномен. Һәм ул коры энтузиазмда күтәрелде. Иҗат кешеләре үзләре эзлиләр, табалар, төшерәләр иде. Мин үзем дә алардан көнләшәм. Чөнки хезмәтләренең халыкка кирәклеген күреп, тоеп эшлиләр. Иң кызыгы, халык башта бөтен фильмнарга да зал тутырып йөрде.

Халыкны мәҗбүри йөрттеләрме яки ниндидер кызыксындыру чаралары эшләндеме?

– Кинога кеше йөрәге кушканга йөрде. Бездә төшерергә урыннар да, артистлар да аз иде, фильмнарда үзешчәннәр уйнады. Кешеләр танышларын, белгән урыннарны карарга барды. Таныш кешеләр, таныш урыннар – кызык бит инде! Хәзер кино өлкәсенә дәүләт ярдәм итә башлады. Ләкин бу ике башлы таяк кебек. Казнага керем артыннан куып эчтәлеккә зыян килүе бик мөмкин бит. Татарстан белән чагыштырганда якут киносының бер өстенлеге бар: бездә прокат белән шөгыльләнүче компанияләр бик аз. Сездә күп һәм кинотеатрлар Америка, Россия фильмнарына өстенлек бирә, мондый шартларда татар киносы үги бала хәлендә калырга мөмкин. Якут фильмы Голливуд киносы кебек башланып китте һәм керем җәһәтеннән чит илнекеннән калышмый. Шушы башлангычның дәвамлы булуын һәм табыш артыннан куып, эчтәлеккә зыян килмәсен дип телим инде мин. Татарстанда узган Якутия көннәрендә халык безнең картиналар белән таныша алды.

Сүз уңаеннан, сезгә ошаган якут фильмын бездә кабул итмәскә дә мөмкиннәр. Әйтик, Дмитрий Давыдовның «Пугало» фильмы. Мәскәүдә «Кинотавр» фестивалендә төп бүләкне алган бу картинаны Якутиядә бик кабул итмәделәр. Чөнки анда тормышның караңгы яклары: эчкечелек, өметсезлек…

Аңлавымча, Якутиядә режиссерлар мәктәбе көчле. Сезнең режиссерларны Татарстанда да ике куллап алалар. Сергей Потапов, мәсәлән Минзәләдә һәм башка театрларда спектакльләрен куйды.

– Бездә Саха театры һәм Олонхо театры бар. Сүз уңаеннан, «Нәүрүз» фестивалендә бу коллективлар үз эшләрен даими күрсәтә. Һәрхәлдә Андрей Борисов, Сергей Потапов, Роман Дорофеев белән сез таныш. Потапов эпатаж шәхес. Аның иҗатын шулай ук бик күпләр аңламый. Чөнки эшләре тамашачыны шок хәлендә калдыруга юнәлтелгән. Мөгаен шуңа аның иҗаты якут халкы менталитетына туры килеп бетмидер. Көнбатышка, Мәскәүгә, үзәк шәһәрләргә киресенчә, ул кызыклы. Халык Андрей Борисовның иҗатын, бигрәк тә Чыңгыз Айтматов әсәрләре буенча куелган эшләрен ярата иде.

Яшьләр газета укыймы?

– Яшерен-батырын түгел, бик азлары гына укый. Хәер, хәзерге буын телевизор да карамый. Алар телефонда – «Инстаграм», «Тик Ток»та. Урта яшьтәгеләр – «Фейсбук»та. Авыл кешеләре телевизор карый. Ләкин мин өметсезлеккә бирелмим әле. Әйткәнемчә, тарих кабатлана ул. Бәлкем кайчандыр газета укучы яшьләр барлыкка килер. Бәлки ул вакытка газета без күнеккән форматта чыкмас, ләкин ул булыр. Чөнки алга киткән барлык илләрдә газета яши. Санлы техника буенча иң алдынгы Япониядә дә, АКШ, Британиядә дә газета бар. Безне әлегә урта буыннан алып, өлкән яшьтәгеләр, башлыча авылда яшәүчеләр укый. Интеллигенция газета укый дип мактанып булмый.

Үзегез социаль челтәрләргә ничек карыйсыз? Газетаны интернет аша укытып буламы?

–  Мин «Инстаграм»да, «Фейсбук»та бар. Социаль челтәрләр материалларга геройлар табарга, кыскасы, эшчәнлеккә ярдәм итә. «Тик Ток»та мин юк, аңа нейтраль мөнәсәбәттә. Социаль челтәрләр фикер сөрешенә йогынты ясады – анысы бәхәссез. Клип форматында уйлау барлыкка килде, укучы озын текстларны укымый, акылын эшкә җигәргә яратмый. Газеталар, укучыга ярар өчен, криминал вакыйгаларга күбрәк әһәмият бирә башлады. Һәркем игътибарга, ягъни кереп укып чыгучылар санына мохтаҗ бит. Заман таләп иткәч, интернетны күрмәмешкә салышып булмый, без әлеге мөмкинлекне өйрәнәбез. Шунысы да бар: бездә коронавируска бәйле вазгыять янә катлауланды һәм читтән торып эшләүне дәвам итәргә мәҗбүр. Бу исә эшнең сыйфатында чагылмыйча калмый, билгеле.

Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү