Мин ни өчен яшим?

Бер остаз, шәкертләренә сорау биреп:

– Сөекле шәкертләрем, ничек уйлыйсыз, Аллаһы Тәгалә кешене бу дөньяга ни өчен яраткан? – дип сорады.

Шәкертләренең берсе:

– Аллаһның рәхмәтен һәм ризалыгын алыр өчен, – дип җавап бирде.

Икенчесе исә:

– Гыйбадәт өчен яратылдык, – диде.

Өченчесе:

– Бу дөньяга изгелекләр эшләр өчен яралдык, – дип әйтте.

Остаз:

– Өчегезнең дә җавапларыгыз урынлы һәм дөрес, – диде.

Остазның бу сүзен ишеткән бер шәкерт:

– Хәзрәтебез, бу җаваплар ничек инде бөтенесе дөрес була алсын. Алар бит бер-берсенә охшамаган.

Остаз аңа:

– Изгелек эшләсәк, гыйбадәт иткән булабыз. Гыйбадәт иткән булсак, Аллаһның рәхмәтенә һәм ризалыгына ирешәчәкбез, – дип җавап кайтарды.

Хөрмәтле дин кардәшем! Югарыда сөйләнеп киткән кыска гына кыйссага тирән мәгънә салынган. Адәм баласы үзенә бер сорау бирергә тиеш: «Мин дөньяга ни өчен яратылдым һәм ни өчен яшим?» Хакыйкатьтә, бу сорауга җавап тапкан кешенең генә тормышы матур, күңелле һәм бәхет эчендә узачак. Әгәр дә кеше, алтмыш-җитмеш яшен тутырып, дөньяга ни өчен килгәнлеген һәм ни өчен яшәгәнлеген белмәсә, ул үзенең гомерен бушка уздырган дип әйтсәк, ялгыш һәм хата булмас. Әйе, адәм баласы бу дөньяда изгелек эшләсә, гыйбадәт иткән була. Гыйбадәт иткән булса, Аллаһның рәхмәтен һәм ризалыгын алган була. Шушы гади генә әйберне үтәү кешенең каршысында бәхет ишекләрен ача. Бөтен хәсрәт, тынычсызлык ишекләрен каплап куя. Аллаһы Тәгалә рәхмәтеннән, ярдәменнән, дөрес, туры фикерле булудан безне мәхрүм итмәсен.

Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү