Бүген төнлә Казанда “Хәтер шәме” Бөтероссия акциясе үткәрелә

21 июньнән 22 июньгә каршы төндә, инде күптән гадәткә кергәнчә, “Хәтер шәме” Бөтенроссия акциясе уздырыла. Һәлак булганнар истәлегенә урнаштырылган мемориаллар һәм һәйкәлләр янында күмәк рәвештә шәмнәр һәм лампадалар кабызыла. 2020 елдан башлап, “Хәтер шәме” “Сугышның утлы сүрәтләре” Халыкара акциясе белән берлектә тормышка ашырылып килә. Акцияләрнең төп максаты – ватанпәрвәрлек, тарихи үткәнебезгә ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү һәм 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышы чорларының фаҗигасен һәм каһарманлыкларын онытмау.

Акциядә катнашучылар герой-шәһәрләрдә, хәрби дан һәм хезмәт батырлыгы шәһәрләрендә “Сугышның утлы сурәтләре”н – шәмнәрдән сурәтләр ясаячак. Исегезгә төшерәбез: Казан 2020 елда – Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел тулган елда, Россия Федерациясе Презимденты Владимир Путинның Указы нигезендә, “Хезмәт батырлыгы шәһәре” дигән мактаулы исемгә лаек булды.
Шулай итеп, бүген – 21 июньдә 21.00 сәгатьтә Казанның Җиңү паркында “Сугышның утлы сурәтләре” халыкара акциясе уздырыла. Акциядә катнашучылар дошман самолетына утырып әсирлектән качкан Советлар Союзы Герое Михаил Петрович Девятаев портретын һәм Бөек Ватан сугышы елларында Казанда җитештерелгән төп бомбардировщик – “Пе-2” самолеты сурәтен шәмнәр ярдәмендә ясап куячак.
“Хәтер шәме” Халыкара акциясе кысаларында Татарстан башкаласында Горький исемендәге парктан Җиңү паркына кадәр, сугыш геройларын искә алу йөзеннән, кулларга шәмнәр тотып йөрү булачак. Хәтер акциясе 22 июньдә төнге сәгать икедә Горький паркыннан башланачак һәм иртәнге сәгать дүрттә тәмамланачак. Анда теләгендә булган барча кеше катнаша ала.
Акцияне, Казан шәһәре башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр комитеты ярдәмендә, “Ватан” төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы белән берлектә, “Җиңү волонтерлары” Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстандагы төбәк бүлеге үткәрә.


Фикер өстәү