Лаешта «Сугыш хатын-кыз өчен түгел» проекты җиңүчеләрен котладылар

«Сугыш хатын-кыз өчен түгел» проектының икенче этабы җиңүчеләре билгеле. Аларны бүген Лаешта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Мәрхәмәт» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова котлады.

– Сугыш хатын-кыз йөзле булмаса да, шушы кансыз еллар җиле кагылмаган көчле затларыбыз юк диярлек. Киләчәк буын алар турында белергә, ә без, төрле форматлар кулланып, бу турыда сөйләргә тиеш. Массакүләм мәгълүмат чаралары бу максаттан яхшы эшли. Бүген без әлеге проект кысаларында иң яхшы нәтиҗиләр күрсәткән газета-журналларны тәбриклибез, – диде ул.

Шулай итеп, III урынга «Волжская новь» (Югары Ослан районы), «Авыл утлары» (Мөслим районы) газеталары һәм «Сөембикә» журналы лаек булды. II урынны исә «Кайбыч таңнары» (Кайбыч районы), «Әтнә таңы» (Әтнә районы) газеталары яулады. Җиңүче исеменә исә Кама Тамагы районының «Идел Таңнары» газетасы лаек дип табылды.


Фикер өстәү