Сабан туе – көчле хатыннар туемы?!

Заман үзгәргәнне, бәйрәмнәр генә шул килеш калмас бит инде. Сабан туен әйтүем. Үзгәреп тә караган милли бәйрәмебез! Хәер, быел гына, кисәк кенә кермәде инде ул үзгәрешләр. Милли бәйрәмебез бер ел тәнәфестән соң әйләнеп кайткангамы, быел бигрәк күзгә бәрелде заманчалык.

Бер караганда, бар да элеккечә кебек: шулай ук җыр-бию, көрәш, атлар чабышы… Юк икән, атлар чабышы бөтен җирдә дә үткәрелми икән. Аның урынына квадрациклларда ярыш керткәннәр. «Атлар калмагач, нишләргә?» – диде бер авыл җирлеге башлыгы. Чыннан да шулай инде, атлары булмагач, нишләсеннәр… Аның каравы квадрациклларга кытлык юк. Тимер атны музыкадан, шау-шудан курыкмаска, кеше өстенә ташланмаска да өйрәтәсе юк бит аны. Трассасын сазлык аша көйлисең дә бетте китте. Никадәр пычраграк, шуның кадәр кызыграк. Иң мөһиме кызык булсын!

Кызык ясарга безгә куш анысы. Ваннага утыртып, ир белән хатынны, кыз белән егетне себерке сынып беткәнче чабындыру дисеңме, туп атып, ирне мичкәгә бәреп төшерү дисеңме – әллә нәрсәләр китереп чыгарып кызык ясарга була! Хәер, аларын без уйлап тапмаган инде аның, Көнбатыш уйлап чыгарганны үзебезнең җирлеккә матур итеп яраклаштырасы гына. Анысында кимен куймыйбыз. Катнашырга теләүчеләргә дә кытлык булганы юк. Чөнки хатынга да рәхәт, иргә дә. Теге көнне әйткән сүзе өчен дә, зарплатасын биреп бетермәгәне өчен дә, тозсыз ашның да үчен алып була. Шуңа көчле җенес тә, көчсезе дә кимен куймый бу ярышта.

Элек Сабан туенда егетләр кызларны күзләгән, ди әбиләр. Шуңа күрә кызлар чиләк белән су ташыганда суны чайкалдырмаска, буен-сынын төз тотарга, кыскасы, йөзгә кызыллык китермәскә тырышкан. Элек шулай кирәк булгандыр, хәзер зифа буй-сын урынына көч-егәрне күрсәтергә кирәк, җегетләр! Рольләр алмашынды бит! Ирләр йомшак келәмнәр җәелгән арбага утыра, хатын-кыз тарта. Ирләр мичкә башында утырып тора, хатын-кыз мишеньгә ядрә ата. Ирләр машина тартуда ярыша, хатын-кыз да көчен күрсәтә. Ирләр көрәшә, хатын-кыз да кимен куймый.

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

 

Публикация от Данир Сабиров (@danir_sabirov87)

Хәтта чиләк белән су ташу да буй-сын сыгылмалылыгын презентацияләү өчен түгел безнең заманда. Анда аякка алагаем дәү галушлар киеп чабасы. Шул килеш тә чиләгендә су кала икән, ул хатын тормыш арбасын да түкми-чәчми тарта ала дигән сүз!

Әле шуны әйтәм: бу ирләр ярышы дигән нәрсә мәйданда гүпчим дә калмаган икән бит. Кая карама – хатын-кыз ярыша. Һәм җиңә дә! Сабан туе күрке – теге заманда да, бүген дә хатын-кыз!

Тик шулай да ихлас Сабан туйлары үткән авыллар бар әле. Андый бәйрәмдә модный җырчылар да юк, уеннар да элеккечә. Әбиләр әйтмешли, ичмасам чын Сабан туе аларда! Газета журналистлары шундыйларның берничәсенә эләккән, хис-кичерешләре белән бүлештеләр. Шуннан чыгып, тәкъдим бар: заманча Сабантуйга башка исем уйлап табарга кирәк. Элеккесе элеккечә калсын, заманчасына яңа исем булсын. Ул исемдә кызыклыгы, хатын-кызның көче чагылырга тиеш. Маймылтуй дорфарак булыр, әлбәттә, матуррак исем кирәк иде. Языгыз әле, ә?

            Гөлинә Гыймадова

Фото: realnoevremya.ru


Фикер өстәү