Татарстанда рус теленнән БДИны 100 баллга бирүчеләр 100дән арткан

Рус теле буенча БДИ нәтиҗәләре билгеле булды. Татарстан буенча сынауда 15672 кеше катнашкан. Әлеге фәннең уртача күрсәткече – 74,72. 12 укучы “2ле” алган. Бу фәннән ким дигәндә, 24 балл тупларга кирәк иде. 102 укучы 100 балл туплаган. Былтыр андыйлар 97 булган. 80 һәм аннан күбрәк баллны 6397 кеше җыйган.

Рус телен тапшыра алмаучылар аны кабат өстәмә көннәрдә бирә ала. Рус теленнән куелган баллар белән килешмәүчеләрнең апелляцияләре 22 һәм 23 июньдә кабул ителәчәк.


Фикер өстәү