Рус теленнән БДИны 100 баллга тапшырган Равилә Җиһаншина: «Бездә иң  яхшы укытучылар белем бирә, репетиторларга йөрмәдем»

Быел 100 балл туплаучылар күбрәк булырга охшап тора. Рус теленнән  узган ел 97  укучы  иң югары баллны җыйса,  быел андыйлар бишкә күбрәк. Алар арасында татар мәктәбендә белем алган авыл укучылары да бар.

Мамадыш районының Усали мәктәбе директоры  Дания Газизова әйтүенчә,  мәктәпне 6 укучы тәмамласа,  рус теленнән барысының да сынау нәтиҗәләре  югары. Әйтик, Равилә Җиһаншина – 100,  ә аның партадашы 96 балл җыйган. Алтын медальгә өметләнә. Кемнекедер – 94, кемнекедер – 84. Узган уку елында Татарстанның атказанган укытучысы исеменә лаек булган рус теле укытучысы Резеда Фазылованың укучылары бу. Репетитор белән өстәмә шөгыльләнмиләр. Уңыш сере – укытучы биргәннәрне тырышып үзләштерүдә.  50 генә бала укыса да,  Усали мәктәбе республикада «Уңышлы мәктәп» исемен йөртә. Укучылар спортта та, укуда да сынатмый. Монда җырлый, бии белмәгән бала юк икән.

–  Мин – Бөрсет Сукачы авылы кызы. Усали мәктәбендә автобуста йөреп укыдым. Рус теле сынавын тапшырганнан соң утырып еладым, чөнки инша язу  бик авыр булды.100 балл туплавымны белгәч, бик сөендем. Башта әнигә  әйттем, аннан укытучыма яздым, – ди Равилә. – Авыл укучысы, шәһәрнеке  – аерма юк. Бездә иң  яхшы укытучылар белем бирә. Репетиторларга йөрмәдем. Рус теле укытучысы Резеда апаның һәр кушкан сүзен үтәп, үземә өстәмә тырышырга туры килде. Икътисадчы буласым килә, әмма КФУга  укырга керү бик авыр, диләр. Әлегә читкә китү теләгем юк. Әгәр  Мәскәү, Санкт-Петербург вузлары, безгә кил, дип чакырса, каршы килмәс идем. БДИ дип артык интегеп укымадым: урамга чыгарга да, ял итәргә дә вакыт таптым. Сынауда үземне тыныч тоттым,  борчылсам, югары балл туплый алмас идем. БДИ кирәк,  ул  белеме көчле булган  балаларга вузларга  барырга юл ача.

Сәрия Мифтахова


Рус теленнән БДИны 100 баллга тапшырган Равилә Җиһаншина: «Бездә иң  яхшы укытучылар белем бирә, репетиторларга йөрмәдем»” язмасына фикерләр

Фикер өстәү