Балтач районы рекорд куя: көненә 300 тонна сөт сава башлаганнар

 300 тоннага шәхси хуҗалыкларда көн саен сатылган 76 тоннаны да өстәргә кирәк. Шушы көннәрдә район башлыгы Рамил Нотфуллинның Министрлар Кабинетындагы чыгышын тыңлаганнан соң Рөстәм Миңнеханов, балтачлыларны республикада икенче булып 300 тонна чиген үтүе белән котлады. «Шәхси хуҗалыклардан көн саен 76 тонна сөт җыйнау – бу бит кайбер районнарның гомуми күрсәткеченнән дә күбрәк», – диде Президент. Мондый саннар артында тулы бер район халкының тырыш хезмәте ята.

Моннан биш ел элек – районда үткән терлекчеләр Сабан туенда катнашкан ул чактагы авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов, мактау сүзләре белән бергә  сиздерми генә Балтач терлекчеләре күңеленә көндәшлек уты, оеткысы салып киткән иде: «Без, республика җитәкчеләре, көндәлек 200 тонна сөт чиген беренчеләрдән булып барыбер сез үтәр дип уйлаган идек. Ә кукмаралылар, артыгыздан килделәр дә, сиздерми генә үтеп киттеләр. Сезгә дә менә шундый кискен хәрәкәтләр, «түгәрәк сан»нар турында уйланырга кирәктер. Нигә әле үз алдыгызга елына 100 мең тонна сөт җитештерергә дигән бурыч куймаска?! Моңа барлык мөмкинлекләрегез дә бар дип уйлыйм». Аннан бераз арттарак басып торган Рамил Нотфуллинга борылып карап: «Район башлыгы егылмады, димәк, кабул итте», – дигән иде.

Ул чакта, дөрестән дә, «егылырлык», буй җитмәслек сан иде шул бу. Район башлыгына гына түгел, мәйдан тутырып килгән барлык терлекчелек өлкәсендә эшләүчеләргә зур наказ итеп кабул ителде ул. Шуннан соңгы үткән биш елда бу наказ турында күп тапкыр кабатланды, шушы биеклекне яулар өчен күп көч куелды. Үткән ел бу чиккә җитәр өчен нибары… ике тонна сөт җитми калды, юкса елны сөт җитештерүдә 14 процент үсеш белән тәмамлаганнар иде.

Балтачта район хуҗалыклары алдына ел саен бер ел ярымлык азык туплау бурычы куела, терлек азыгы мәйданнары елдан-ел арта. Шулай булмый хәле дә юк. Терлекләрнең баш саны, продуктлылыгы арта – ныклы азык базасы монда хәлиткеч фактор. Авыл хуҗалыгы файдалануындагы бер гектар җиргә 50 шартлы терлек туры килә. Бу – республикада иң зур күрсәткеч. Шуңа күрә бөртеклеләр генә түгел, азык культураларының уңышы да бик мөһим. Рапс, кукуруз мәйданнары арта, аның күп өлеше силос өчен булса, соңгы елларда орлык өчен дип утыртылган кукуруздан да зур уңыш алырга өйрәнеп киләләр. Үткән ел, мәсәлән, 8000 гектарга якын мәйданда кукуруз үстерелгән. Бу – район өчен моңа кадәр күрелмәгән сан. Уңышы да әйбәт: 2000 гектарын бөртеккә үстереп, ун хуҗалык аны суктырып алган. Моңа өстәп, «Татарстан» хуҗалыгы 1300 тоннага якын корнаж, «Кызыл юл» һәм «Дуслык» хуҗалыклары 1800 тоннага якын кукуруз бөртеген сыттырып, җиңсәләргә тутырган. Кукуруздан бөтенесе 5200 тоннага якын шушындый төр азык әзерләнү терлекчелек өчен бик зур плюс булган. Алдагы ел белән чагыштырганда терлек азыгы 40 процентка күбрәк әзерләнгән – бер баш терлеккә әзерләнгән азык күләме буенча балтачлылар республикада ел да иң алдынгы урыннарда.

Районда мөгезле эре терлек саны арта, шул ук вакытта шәхси хуҗалыкларда да сөт, ит җитештерү үсә. Бүген шәхси хуҗалыкларда 17 меңнән артык мөгезле эре терлек асрала, көн дә 76 тонна сөт җитештерелә. Әле бит бу сөт җыючылар аша сатылганы гына. Сөтен үзе урнаштырган кешеләр дә байтак. Шунысы да хак: республикада башка бер генә районда да шәхси хуҗалыкларда шуның кадәр терлек юк.

Хуҗалыкларда сөт җитештерү баш саны арту бәрабәренә генә түгел, яңача ашату технологияләрен куллануга да бәйле. Яңа комплекслар, каралтылар төзелә, техника паркы куәтләнә, яңартыла. Районда инде миксерсыз – болгаткычсыз ашатучы хуҗалык, ферма калмады. Район хуҗалыкларында заманча, компьютерлашкан азык цехлары, азык әзерләү үзәкләре барлыкка килде. Терлекләргә унга якын төрле рацион белән, ике дистәләп компонент катнашкан, балансланган, энергиягә бай ризык ашатыла. Бу – заман таләбе. Бүген шушылай эшләмәгәндә күп продукция җитештерәм димә. Заманча яңа комплекслар – шулай ук бүгенге көн таләпләренең берсе. «Смәел», «Кызыл юл», «Татарстан», «Сосна», «Игенче» хуҗалыкларында берсеннән-берсе үзгә, заманчарак комплекслар эшли, бу сафларга озакламый Тимирязев исемендәге, «Маяк», «Бөрбаш», «Борнак», «Яңа тормыш» хуҗалыклары да кушылачак. Менә шушындый күп яклы тырышлык белән балтачлылар быелның җәенә көндәлек 300 тонна сөт җитештерергә дигән максатларына иреште. Тукталып калырга җыенмыйлар. Инде бу санны 350 тоннага җиткерәчәкбез, диләр.

– Безнең эшчәнлекне күзәтеп баручылар да, килеп өйрәнүчеләр дә шактый. Без дә күрше районнар эшчәнлеге белән танышып барабыз, алардагы бездә булмаган яңалыкларны кабул итәбез. Республика күләмендә генә түгел, чит өлкәләргә, чит илләргә барып та алдынгы тәҗрибәне шактый өйрәнергә туры килә. Үз кабыгыңда гына бикләнеп ята торган чор түгел, һәр яңалыктан хәбәрдар булырга, үзебез өчен кирәкле-табышлысын куллана да белергә тиешбез. Шуны аңлап эшләгән, эзләнгән, яңалыклардан курыкмаган хуҗалык җитәкчеләренә, белгечләргщ бик рәхмәтле мин, – ди район башлыгы Рамил Нотфуллин.

Гөлсинә Хәбибуллина

Фото: pixabay.com

 


Фикер өстәү