Казанда Хәтер һәм кайгы көнендә Горький паркыннан Җиңү паркына кадәр “Хәтер шәме”н алып килделәр

Казанда, Бөек Ватан сугышы башлануга 80 ел тулу уңаеннан, “Хәтер шәме” илкүләм акциясендә катнашучылар, кулларына янып торучы шәмнәр тотып, Горький паркыннан Җиңү паркына кадәр юл үтте. Акциядә эзтабарлар отрядлары, “Җиңү волонтерлары” хәрәкәте вәкилләре һәм чик сакчылары катнашты. Алар Бөек Ватан сугышы корбаннарын искә алу өчен, бик күп шәмнәр яндырып, “Миллениум” күпере аша йөгереп узды. Шулай итеп, егет-кызлар шәһәр үзәгеннән “Бөек Ватан сугышы геройларының истәлек мемориалы”на кадәрге юлны 1,5 сәгать эчендә үтте.

Колонналар фаҗигале 22 июнь таңында – иртәнге өченче яртылар тирәсендә Горький паркындагы стела яныннан кузгалып, сәгать дүрттә Җиңү паркына килеп җитте. Биредә мемориалга чәчәкләр куелды һәм сугышта һәлак булганнар истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде. Волонтерлар сугыш корбаннары истәлегенә шәмнәр кабызды.
Сүз уңаеннан, Татарстан башкаласында “Хәтер шәме” акциясенең инде 2004-2005 еллардан бирле үткәрелеп килүен искәртик. Ул һәрвакыт таң алдыннан, шәһәрдәге тәүге Мәңгелек ут яныннан Бөек Ватан сугышы геройлары истәлегенә булдырылган паркка кадәр шәмнәр белән йөгереп узу рәвешендә оештырыла. “Хәтер шәме” акциясенә чик буе гаскәрләре вәкилләре дә кушыла. Нәкъ менә чик сакчылары 1941 елның 22 июнендә сугыш игълан итмичә генә һөҗүм иткән немецләр армиясе белән беренче тапкыр очрашкан бит.

Бүген дәхшәтле сугыш каһарманнары истәлегенә день памяти.рф. сайтында виртуаль шәмнәр дә кабызылачак.


Фикер өстәү