Татьяна Ларионова: «Алар үзләренең кирәклеген тоеп яшәргә тиеш»

Ул көннән соң нәкъ 80 ел узды. 1941 елның 22 июне. Һәр гаиләгә кагылачак канлы иртә. Ирләр – фронтка, әниләр һәм бәбиләр – фронт өчен. Күбесенчә шулай. Ә яу кырында ятып калган «йомшак» хатыннар? Тылдагы хезмәтне үз җилкәләренә алган «көчсез» затлар? Сугыш хатын-кыз йөзле була алмый дисәк тә, ил өчен көрәшкән гүзәл затларның саны киресен сөйли.

Аларны онытырга хакыбыз юк. Сугышта үзләрен тамчы да кызганмаган көчле затларга багышланган «Сугыш хатын-кыз йөзле була алмый» проекты да шул максаттан уздырыла башлаган иде. Лаешта аның икенче этабына нәтиҗәләр ясадылар. Проект кысасында Татарстанның барлык районнарыннан 4700 хатирә, 2915 документ барланган, 164 күргәзмә оештырылган, мәгълүмат чараларында барлыгы 23 мең мәкалә дөнья күргән. Бөек Ватан сугышы башланган көн алдыннан нәкъ менә шул язмышлардан тупланган «Сугыш хатын-кыз йөзле була алмый» китабы  тәкъдим ителде.

– Алар үзләренең кирәклеген тоеп яшәргә тиеш. Әлеге проект та үткәнне барлауга гына барып тоташмый. Без көчебездән килгәнчә сугыш елларын, аларның бар кырыслыгын күргән хатын-кызларыбызның бүген исән-сау булганнарына ярдәм итәргә тырышабыз һәм тырышачакбыз, – дип сөйләде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Мәрхәмәт» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова. – Моңа кадәр сугышта катнашкан, тылда хезмәт күрсәткән хатын-кызлар турында аз сөйләшә идек. Миңа калса, бүген һәр районда үз героинялары турында яхшы беләләр. Бүгенге аяз күк өчен көрәшкән хатын-кызларның исемнәрен киләчәк буын да атый алачак. Ә бу исә – проектның иң мөһим күрсәткече.

«Сугыш хатын-кыз йөзле була алмый» китабының беренчесе Бөек Ватан сугыш ветераннарына багышланса, икенчесендә тыл хезмәтчәннәренең язмышлары урын алачак. Ларионова сүзләренчә, ул инде языла башлаган, тик проектны моның белән генә тәмамларга җыенмыйлар.

Лаешта узган чарада әлеге проектның төп геройлары да бар иде. Районда 208 тыл ветераны яши икән. 94 яшьлек Хәдичә әби Якупова белән без дә сөйләштек:

— Сугыш башланганда ничә яшь булгандыр инде миңа – анысына карап торучы юк иде, кызым. Эшләнмәгән эш калмады: печәнен дә чаптык, урагын да урдык, юл эшләрен дә эшләдек, көянтә-чиләкләр белән чәчүлек орлык та ташыдык. Кая кушалар – шунда бардык. Дүрт бала идек без, абыем сугышта калды, әтием сугышка бармаса да, үлеп китте. Өч кыз белән әнием ялгыз калды. Кырылды инде ул елларда халык, бик кырылды. Исән калуыбызга әле дә ышанып бетеп булмый, – диде нурлы йөзле әбекәй.

 Лилия Гыймазова


Фикер өстәү