Татарстандагы юл һәлакәтендә бер бала үлгән, икесе имгәнгән

Чаллы янында коточкыч юл һәлакәте булган. Анда бер бала үлгән, икесе тән җәрәхәтләре алган.

Фаразлар буенча, Hyundai машинасы каршы як полосага чыккан һәм «Валдай» машинасы белән «маңгайга-маңгай» бәрелешкән.

11 яшьлек баланың һәлакәт урынында ук гомере өзелгән. 14 һәм 3,5 яшьлек балалар төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатылган.

Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара, фаҗиганың сәбәпләре ачыклана.


Фикер өстәү