Фәрит Мөхәммәтшин хезмәт ветераны Софья Вельтман белән очрашты

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хезмәт ветераны, нацистлар концлагере тоткыны Софья Вельтман белән очрашты. Гражданнарны кабул итү вакытында Софья Борисовна парламент башлыгы белән шәхсән очрашырга теләвен әйткән булган.

Әлбәттә инде, ветеран белән очрашу, Бөек Ватан сугышы башлануга 80 ел тулу көнендә – Хәтер һәм кайгы көнендә үткәнлектән, сугыш турындагы хатирәләрдән башланып китте. “Сезнең буын кешеләре бик зур авырлыклар кичерде, шуңа да карамастан, сез һәрвакыт үз идеяләрегезгә һәм илгә тугрылыклы булып калдыгыз. – дип басым ясап әйтте Фәрит Мөхәммәтшин. – Республикада менә Сезне дә үз фикерендә нык торучы кеше буларак беләләр”.

Софья Вельтман 1934 елда Витебск шәһәрендә (Беларусь) туган. Бөек Ватан сугышы елларында әти-әнисен югалткан нәни кызчык концлагерьга килеп эләккән. Софья Борисовна үзен газ камерасындагы үлемнән коткарып, фронт сызыгыннан алып чыккан совет партизаннарының йөз-кыяфәтен әле һаман хәтерли икән. Софья Вельтман Зәй балалар йортында тәрбияләнгән. Утыз ел чамасы В.И.Качалов исемендәге Казан драма театрында гример булып эшләгән. Авыруы артист булу хыялына аяк чалса да, театрга мәхәббәтен бөтен гомере буе саклаган.

Софья Борисовна Фәрит Мөхәммәтшин белән әңгәмәсендә Бөек Ватан сугышы фронтларында һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләре әгъзалары өчен ташламалар мәсьәләсен күтәрде. Аның әйтүенчә, “сугыш ятимнәре”н – сугыш елларында тома ятим калучыларны аеруча нык борчый бу.

“Мондыйларның игътибарсыз калуы начар”. – дип басым ясап әйтте Фәрит Мөхәммәтшин һәм Дәүләт Советы депутатларының алар өчен социаль ярдәм чаралары турында уйлануларын искәртте. Парламент башлыгы әйтүенчә, кирәк булса, Дәүләт Советы әлеге мәсьәлә буенча Дәүләт Думасына закон инициативасы белән чыгарга мөмкин.

Моннан тыш Фәрит Мөхәммәтшин Софья Борисовнага шәхсән ярдәм кулы сузды – колак аппараты сатып алу өчен матди ярдәм күрсәтте.


Фикер өстәү