«Рубин»да кем артык? Казан командасы яңа сезонга әзерләнә

«Рубин» ялдан чыкты. Казан командасы үз базасында яңа сезонга әзерләнә. Баш тренер Леонид Слуцкий сүзләренә караганда, команданың составы артыгы белән тулган. Әйтик, гамәлдәге кагыйдәләр буенча чит ил уенчылары 8дән артык була алмый. Казанда исә алар – 11. Димәк, өчесенә китәргә туры киләчәк. Араларында Хвича Кварацхелия булырмы?

Россия җыелма командасы белән Европа чемпионатына киткән капкачы Юрий Дюпин белән ярымсакчы Денис Макаровтан тыш, барлык уенчылар Казанга җыелган инде. «Барысы да эшли. Барысы да 24 июньдә буласы беренче әзерлек очрашуында уйный алсын дип тырышабыз, – ди баш тренер. – Уенчыларның хәле төрлечә. Мәшәкатьләр бар, әмма алар хәл ителмәслек түгел».

Күптән түгел Казан клубы ике яңа футболчы белән килешү төзеде. Баш тренер журналистлар белән очрашуда аларга да бәя бирде. «Сеад Хакшабанович – җитди уенчы, аңа зур өметләр баглыйбыз. Ул команданың төп уенчыларыннан берсе булыр, һөҗүмдә көчне арттырыр дип уйлыйбыз. Константин Нижегородовка әле 19 гына яшь. Аңа да өметләнәбез», – диде Леонид Слуцкий.

Әлегә исә «Рубин»ның төп йолдызы булып Хвича Кварацхелия санала. Егетнең Европага китәсен инде күптән фаразлыйлар. Имеш-мимеш җитәрлек, спортчы исә Казанда. Яхшы акча түләгән очракта, «Рубин» да аның китүенә каршы түгел. Сүз уңаеннан, Хакшабанович нәкъ менә грузин егетенә алмаш булыр дип санала. «Хвичаның үзен китү-китмәү мәсьәләсе артык борчымый, – ди Слуцкий. – Хәзерге вакытта безнең составта 11 чит ил уенчысы бар. Аларның саны 8дән артмаска тиеш. Китәсе 3 кеше арасында кемнәр буласын әлегә үзебез дә белмибез. Барысына да әзер булырга тырышабыз. Яңа уенчылар килгән очракта да, алар Россия футболчысы булачак».

Слуцкийдан командада вакциналаштыру турында да сорадылар. «Тренерлар һәм административ хезмәткәрләрнең барысы да прививка ясатты. Мин инде күптән ясаттым. Футболчылар арасында исә вакцина кадаткан бер кеше дә юк. Уенчылар белән бу хакта утырып сөйләшәчәкбез. Бик нечкә мәсьәлә, чөнки командада чит ил уенчылары да бик күп», – диде баш тренер.

Яңа сезонга әзерлек кысасында Казан командасы иптәшләрчә 4 очрашу уздырырга ниятли. Якташларыбыз «Түбән Новгород» һәм «Урал» командаларына каршы үз кырында һәм кунакта икешәр матч уйнаячак. Шуннан соң «Рубин»  Париматч Премьер кубогында чыгыш ясаячак. Безнекеләрдән тыш, анда «Спартак», «Химки» һәм «Сочи» командалары уйный. Турнир 10–18 июль көннәрендә уза. Россия чемпионатының беренче турында исә Леонид Слуцкий командасы Казанда «Спартак» белән очраша. Әлеге матч 23 июльгә билгеләнгән.

Фото: rubin-kazan.ru

 

 

 


Фикер өстәү