Казанда Сабантуйга бүләк җыячаклар

24 июнь көнне Казанда Сабантуйга бирнә җыю йоласы үтәчәк. Бәйрәмчә бизәлгән җигүле атлар, милли киемнәрдәге артистлар һәм музыкантлар, шулай ук казанлылар һәм туристлар катнашында йөреш шәһәрнең биш мәйданчыгыннан башланачак.

Беренче бүләкләр тапшыру Казан Кремле диварлары янында сәгать 11дә булачак. Җигүле атлар «Корстон»нан, Иске Татар бистәсеннән һәм «Туган авылым» милли комплексы яныннан да китә.

Бүләкләр төягән атлар Камал театры алдындагы мәйданга җыелып, биредә театральләштерелгән тамаша күрсәтелә.

– Казанда Сабантуйга бүләкләр җыю бәйрәме өченче ел уза. Бу бик мөһим традиция. Әлеге йолага күпкырлы мәдәниятнең күп бизәге сыйган. Монда атларны да, арбаларны бизәү дә, чигүләр дә… Бу бәйрәм шәһәр халкына да, туристларга да кызыклы булачак. Барыгызны да әлеге чарада көтеп калабыз, – диде «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында Казан шәһәренең туризмны үстерү комитеты җитәкчесе Дарья Санникова.

Сабантуйга бүләкләр җыю йоласында кунакчыллык индустриясе предприятиеләре, уку йортлары, банклар, шулай ук Иске Татар бистәсенең күпсанлы кунаклары һәм Казан халкы катнашыр дип планлаштырыла. Җыелган бүләкләр Сабантуй батырларына тапшырылачак.

– Сабантуйда татар символикасы сакланырга тиеш. Әгәр без аны сакламыйбыз икән, бәйрәмебез әкренләп юкка чыгарга мөмкин. Шуңа күрә Сабантуйларны саклау өчен бүләкне һәр кеше әзерләргә тиеш. Һәрбер кешене бу символиканы яңартырга чакырабыз. Бәйрәм бик матур булыр, һәркемнең күңеленә кереп калыр дигән өметтә калабыз, – диде «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова.

    Ләйсән САФИНА


Фикер өстәү