Казанның Җиңү паркында Бөек Ватан сугышы башлануның 80 еллыгына багышланган митинг булды

Казанның Җиңү паркында Хәтер һәм кайгы көнендә Бөек Ватан сугышы башлануның 80 еллыгына багышланган митинг узды.

Татарстан Хөкүмәте, Казан башкарма комитеты, яшьләр һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре, патриотик хәрәкәт активистлары һәм шәһәр халкы Мәңгелек утка чәчәкләр салды. Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.

– Сугыш чоры сынаулары халкыбызның көчен һәм ныклыгын күрсәтте. Бу – яшь буын өчен чын батырлык һәм каһарманлык үрнәкләре. Кызганыч, сугышта катнашучы ветераннарыбыз елдан-ел арабыздан китеп бара һәм безнең бурыч – үсеп килүче буынны патриотик рухта тәрбияләү, әлеге Җиңүнең нинди зур югалтулар  хисабына яуланганын истә тоту. Хәтер һәм кайгы көнендә барыгызга да аяз күк йөзе, бәхет, иминлек һәм сәламәтлек телим, – дип Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин.

“Юнармия” патриотик хәрәкәтенең төбәк штабы начальнигы, генерал-майор Александр Ильич Бородин әйтүенчә, бүген бөтен ил халкы  фаҗигале  көнне билгеләп үтә. Яшь армиячеләр  дә моңа җаваплы карыйлар.

– Бүген генә түгел, ел дәвамында без каберлекләрне  тәртиптә тотабыз. Без сугыш башланган көнне беркайчан да онытмаска һәм Җиңү көне кебек үк билгеләп үтәргә тиеш. Һәлак булган геройларны онытмыйбыз. Җиңүчеләргә мәңгелек дан! – диде  ул.

 

                                                                                     Ләйсән САФИНА

 

 


Фикер өстәү