БДИны 100 баллга тапшыручылар арта: сере нәрсәдә?

Республикада  бердәм дәүләт имтиханнарында рус теленнән –102, географиядән – 5, рус әдәбияты, химиядән 35әр укучы 100 балл туплаган. Башка фәннәр буенча күрсәткечләрне соңрак беләчәкбез.

Быел 100 балл туплаучылар күбрәк булырга охшап тора. Рус теленнән  узган ел 97  укучы  иң югары баллны җыйса,  быел андыйлар бишкә күбрәк. Алар арасында татар мәктәбендә белем алган авыл укучылары да бар. Мамадыш районының Усали мәктәбе директоры  Дания Газизова әйтүенчә,  мәктәпне 6 укучы тәмамласа,  рус теленнән барысының да сынау нәтиҗәләре  югары. Әйтик, Равилә Җиһаншина – 100,  ә аның партадашы 96 балл җыйган.

Алтын медальгә өметләнә. Кемнекедер – 94, кемнекедер – 84. Узган уку елында Татарстанның атказанган укытучысы исеменә лаек булган рус теле укытучысы Резеда Фазылованың укучылары бу. Репетитор белән өстәмә шөгыльләнмиләр. Уңыш сере – укытучы биргәннәрне тырышып үзләштерүдә.  50 генә бала укыса да,  Усали мәктәбе республикада «Уңышлы мәктәп» исемен йөртә. Укучылар спортта та, укуда да сынатмый. Монда җырлый, бии белмәгән бала юк икән.

–  Мин – Бөрсет Сукачы авылы кызы. Усали мәктәбендә автобуста йөреп укыдым. Рус теле сынавын тапшырганнан соң утырып еладым, чөнки инша язу  бик авыр булды.100 балл туплавымны белгәч, бик сөендем. Башта әнигә  әйттем, аннан укытучыма яздым, – ди Равилә. – Авыл укучысы, шәһәрнеке  – аерма юк. Бездә иң  яхшы укытучылар белем бирә. Репетиторларга йөрмәдем. Рус теле укытучысы Резеда апаның һәр кушкан сүзен үтәп, үземә өстәмә тырышырга туры килде. Икътисадчы буласым килә, әмма КФУга  укырга керү бик авыр, диләр. Әлегә читкә китү теләгем юк. Әгәр  Мәскәү, Санкт-Петербург вузлары, безгә кил, дип чакырса, каршы килмәс идем. БДИ дип артык интегеп укымадым: урамга чыгарга да, ял итәргә дә вакыт таптым. Сынауда үземне тыныч тоттым,  борчылсам, югары балл туплый алмас идем. БДИ кирәк,  ул  белеме көчле булган  балаларга вузларга  барырга юл ача.

Саба сәләтле балалар мәктәп-интернатының 11 нче сыйныф укучысы, химиядән 100 балл туплаган Рәис Мөхәммәтҗанов үзен даһига санамый. Әмма шул ук вакытта кайбер укытучыларга караганда да белеменең югарырак булуын яшерми,  хәзердән үк мәктәптә балаларга химия фәнен укыта алачагына ышана.  Рәис 9 нчы сыйныфка кадәр Олы Арташ мәктәбендә белем алган. Тугызъеллык кына булгач, Сабадагы сәләтле балалар мәктәбенә  китәргә мәҗбүр булган. Рәис әйтүенчә, авыл мәктәбендә дә  ныклы белем алырга мөмкин. Химия укытучылары Әлфирә Хаҗиева, Рузалия Сафиева аңа фәннең бар нечкәлекләрен өйрәткән.

–  «Сириус» белем бирү үзәгенә баргач, үземнән көчле көндәшләрне күрдем. Мәктәп  дәреслекләре белән генә ерак китеп булмый, вузныкы  буенча шөгыльләндем.  Белемем буенча кемнәндер көчсезрәк, ә кемнәндер көчлерәк.  Беркайчан  да «йолдыз чире» белән чирләмәдем. Күкрәк киереп, мактанып  йөри торган гадәтем юк. БДИдан 100 балл туплаучы бар нәрсәне дә белә дип уйлыйлар. Әмма бу алай ук түгел.  Минемчә, Россия күләмендә  ирешкән олимпиада нәтиҗәләре  100 баллга караганда югарырак.  Олимпиада күрсәткечләре буенча Новосибирскидагы вузларның берсе  укырга чакырды, аена 18–20 мең сум стипендия бирергә вәгъдә иткәннәр иде. Тик мин аңа кызыкмадым. БДИдан 100 балл туплавымны  белгәч сөендем, әмма икенче көнне үк бу хакта  оныттым. Олимпиадаларда катнашкач,  нервлар тимергә әйләнә. Шуңа күрә БДИда дулкынлану  булмады, – ди Саба егете. –  Мәктәптә укытучы биргән материалны өйрәнсәң, репетитор да, онлайн курслар да кирәк түгел. Әлбәттә, укытучы яхшы  булса инде. Тик мин БДИ кирәк түгел дигән фикердә. Бер мисал китерәм. Сыйныфташым психолог булырга җыена. Аңа вузга керер өчен  биология фәнен тапшырырга  кирәк. Ул абагалар, суалчаннар турында өйрәнде. Минемчә, психологка бу кирәк түгел. Бу очракта психологиядән  вуз имтиханын тапшыру отышлырак булыр иде. БДИны бер генә  тапкыр бирү яхшы анысы. Әмма аны начар  язсаң, барлык вуз өчен дә  күрсәткеч шундый булачак.  Абитуриент берничә  югары уку йортына документларын тапшыра бит. Әгәр университетка барып имтихан бирсәң, күрсәткечләр бер төрле генә булмаячак. Минем яхшы табиб булып, студент вакытта ук  чит төбәкләрдәге хастаханәләргә барып тәҗрибә туплыйсым килә. Без бит – татарлар,  күңел күбрәк туган якка тарта, чит шәһәрләргә укырга китәсе килми. Казан  дәүләт медицина университетына укырга керермен дип  өметләнәм.

Балтач гимназиясенең чыгарылыш сыйныф укучысы Гөлшат Әхмәтова исә  рус теленнән  «рекорд куйган» .

– Укытучыларыбыз көчле, әмма мин  11 нче сыйныфта  репетиторга йөрдем.  Дөрес, репетитор ул – юнәлеш бирүче генә. Факия  Коробицкая   белемне дөрес якка юнәлтә белде. Рус теле укытучым Гөлнар Мәхмүтова  10–11 сыйныфларда БДИга әзерләде. Аның укучылары ел саен  югары баллар туплый. Бу яктан аның тәҗрибәсе  зур. Сынаулар борчу тудыра, әмма зур үрләргә дә менәргә булыша,  – ди Гөлшат. – Төнге сәгать 12гә кадәр дә, иртән 5тә торып өйрәнгән чаклар да булды. 100 балл  – йокысыз төннәр нәтиҗәсе дә.  Әмма гел БДИ дип кенә яшәмәдем. Ял дә иттем, буш вакытта чигү чиктем,  башка фәннәрдән олимпиадаларга да  әзерләндем. БДИда бәхет елмаю, «отышлы билет» эләгү дигән нәрсә дә очрый. 100 балл туплавымны белгәч, әллә хатамы икән, дип тә аптырадым. Минем өчен  көтелмәгән яңалык булды бу. Рус теленнән биремнәр башка фәннәргә караганда җиңелрәк кебек тоелды. КФУга икътисад юнәлешенә укырга керәсем килә. Чит шәһәрләргә барырга кызыкмый. Казанны, татар мәдәниятен яратам. Үзебездә бик рәхәт бит.

Сәрия Мифтахова

Төп фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

 


Фикер өстәү