ЮХИДИ юлларда постларны арттырачак, рейдларны күбрәк уздырачак

Республикада юл-транспорт һәлакәтләре, аларда һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр саны арту сәбәпле, Татарстанның Дәүләт автоинспекциясе көчәйтелгән рәвештә эшли башлый. Июньнең 21 көнендә республика юлларында 22 кешенең гомере өзелгән.

ЮХИДИ идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, аварияләр каршы як юлга чыгу, тизлек режимын бозу, җәяүлене бәрдерү, идарә итү хокукы булмаган килеш рульгә утыру аркасында килеп чыккан. Аварияләрне булдырмау максатыннан республиканың автомобиль юлларында постлар арттырылачак, шәһәр һәм районнарда өстәмә рейдлар узачак.

Хокук сакчылары исерек килеш транспорт белән идарә итү, идарә итү хокукы булмаган килеш рульгә утыру, каршы як юлга чыгу, балаларны йөртү кагыйдәләрен бозу һәм куркынычсызлык каешын эләктермәүче кебек кагыйдә бозучыларны ачыклауга аерым игътибар бирәчәк.


Фикер өстәү