Казан арзанлы ял рейтингында дүртенче урынга чыккан

Ял итү өчен торак броньлау сервисы – TVIL.RU быел җәйге ялның кайларда очсызгарак төшүен ачыклаган.

Сайт мәгълүматларына караганда, пенсионерлар ялның арзангарак төшүен кемгә караганда да күбрәк кайгырта: алар кунакханәдә яшәү өчен тәүлегенә күп дигәндә ике мең сум акча тота.

Сервис белгечләре кунакханә номерында бер тәүлек яшәүнең уртача бәясен исәпләп чыгарган. Лермонтово һәм Черноморскийда ял бәясе иң очсызы булып чыккан.

Шулай итеп, алар быел җәен пенсионерлар өчен иң кулай ун ял юнәлешен билгеләгән. Болар:
Лермонтово (Краснодар крае) — тәүлегенә уртача 841 сум;
Черноморское (Кырым) – тәүлегенә уртача 884 сум;
Санкт-Петербург – тәүлегенә уртача 1098 сум;
Казан – тәүлегенә уртача 1175 сум;
Севастополь – тәүлегенә уртача 1188 сум;
Ейск – тәүлегенә уртача 1279 сум;
Геленджик – тәүлегенә уртача 1442 сум;
Сухум – тәүлегенә уртача 2000 сум;
Кисловодск – тәүлегенә уртача 2000 сум.


Фикер өстәү