«Янгын әнине йортсыз калдырды, хәзер сарайда яши»

15 июнь төнге уникедә Әтнә районының Ары авылында яшәүче Гөлзия Шакирова хуҗалыгында янгын чыга.

— Утны авылга ауга килгән бер ир-ат күреп ала. Ул янгын сүндерүчеләргә хәбәр итә. Әнием дә янгын тавышын ишетеп уяна, тик ул аны боз ява ахыры дип уйлый, — ди Гөлзия апаның кызы Гүзәл. — Яман чир белән дә көрәште әле ул. Ул чакта сынмаганны, янгын тормышын җимерде. Ут чыгуга өстендә нинди киеме бар шуның белән тәрәзәдән сикерә. Күршеләрдән ярдәм сорый. Янгын сүндерүчеләр килә-килүен, тик сулары булмый. Әле ярый авыл ирләре күлдән су ташый. Өйне саклап калып та булыр иде.

Гүзәл әйтүенчә, Гөлзия апа бернәрсәсез кала. Ни гаҗәп, ике дога китабы янгында исән кала.

– Янгынны электр баганасындагы чыбык аркасында чыккан диләр. Әнинең нигезен ташлап китәсе килми. Сарайда яши әлегә. Казанга да чакырып карадык, тик китми. 4 баш малы бар. Ничек тә әнигә ярдәм итәсе иде. Үзебезнең генә көчебез җитми, — ди Гүзәл. — Бүгенге көндә 230 мең акча җыелды. Өй җиткерер өчен бу җитми. Мәрхәмәтле кешеләр, ярдәм итсәгез иде! — ди Гөлназ.

Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен кызы Гүзәл Мәхмүт кызы Шакирова исемендәге Саклык банкы картасы номеры: 4276620049071636.

Гөлгенә Шиһапова


Фикер өстәү