Илсур Һадиуллин: «Информатикадан  БДИ  өч тапкыр сынау үтте. Быел  аны яңача тапшыралар»

24–25 июньдә информатикадан быелның соңгы сынаулары үтәчәк. Быел укучылар аны беренче тапкыр компьютерга тапшыра. Моның өчен техника җитәме? Бүген  Казанның 8 нче гимназиясендә оештырылган имтихан пунктына Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин да килгән иде. 

Имтиханда катнашыр өчен 2455 кеше гариза биргән. Шуларның 2319ы – быелгы, 129ы – узган елгы укучылар, 7се – көллият, техникум студентлары. Без барган пунктта  бу минутларда 43 кеше имтихан бирә. Бер бүлмәдә 6шар техника урнаштырылган. Илсур Һадиуллин беренче булып, сынауда катнашучыларның кәефен сорашты.

–  Информатикадан  БДИ  өч тапкыр сынау үтте. Быел  аны яңача тапшыралар. Бу укучылар – безнең беренче карлыгачлар. Компьютер форматы  кирәк, укучылар аның белән кызыксына. Алар теркәлү кәгазен генә тутыра, биремнәрнең барысын да компьютерда эшләячәк. Техникалар җитә. Компьютерлар әзер, дисклар шунда, хәзерге вакытта ачкыч көтәбез. Информатикадан чик бал – 40 балл. Ә инде вузда бәйгедә катнашу өчен   ким дигәндә 44 балл җыярга кирәк. Бүген республика буенча  66 пункт ачылды. Сынауда 1700ләп укучы катнаша, калганнар иртәгә бирә. Закон буенча информатика укытучыларына оештыручы булырга рөхсәт ителми. Бу инде бүген монда башка фән укытучылары катнаша дигән сүз, – дип сөйләде Илсур Һадиуллин безгә имтихан алдыннан. –  Кагыйдәләрне бозарга ярамый. Роспотребнадзор таләпләре үтәлә: тәрәзәләр ачып җилләтелә, укучыларның температурасын үлчиләр. Һава торышы эссе булса да, балалар кояш нурларыннан сакланган.

Булачак IT-белгечләр үзләрен тыныч тота: елмаеша, көлешәләр. Үз белемнәренә ышангангамы, әллә компьютер белән дус булгангамы, информатиканы авыр сынауга санамыйлар.

– Кичә бик нык борчылдым, бүген дулкынлануның тамчысы да калмады. 9 нчы сыйныф  имтиханнары кебек инде ул, бары бераз гына катлаулырак. Безнең аны биргән бар бит инде. Тик менә укытучылар гына ышанып бетмиләр. Бирә алмыйсыз дип куркытучылар да бар. Алар үз фәне өчен борчыла. Беркайчан да репетитор  ялламадым. КФУның мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль сервис институтына укырга керергә җыенам. Яңа уеннар  уйлап табасым килә. Читкә китү чыгымнар сорый, шуңа   үзебездә генә калырга исәп, – ди 11 нче сыйныф укучысы Валерия Матросова.

Илья Сотосов әйтүенчә, Мәскәү репетиторы аны ике ай эчендә информатика сынавына  бик яхшылап әзерләгән. 1,5 сәгать өчен 2200 сум түләгән.

– БДИны хупламыйм, аның бары  бер генә уңай ягы бар – бер тапкыр тапшырып, вузга  укырга керү. Укытучыга бирү яхшырак дип уйлыйм. ТИСБИга программалаштыру юнәлешенә барырга планлаштырам. Математика, рус теле сынауларыннан 139 балл тупладым. Барысын да информатика хәл итәчәк. Әгәр барлыгы 200 балл булса, фикерләремнең  үзгәреп куюы да  бар.  Аннан чит шәһәрләргә китү ягын карасаң да була, – ди Илья.

                                                                        Сәрия Мифтахова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

 


Фикер өстәү