Якын безгә төрек яры: Рөстәм Миңнеханов Истанбулда һәм Әнкарада хезмәттәшлек турында сөйләште

Безгә ешрак очрашырга кирәк! Президент Рөстәм Миңнеханов Төркиягә ике көнлек сәфәр кылды. Ул Истанбул һәм Әнкарада булып, бу ил Президенты, парламент башлыгы, министрлар белән очрашты, бизнес әһелләре белән фикер алышты, төрекләрнең ничек эшләгәннәрен күрде, бу илдә яшәүче милләттәшләребезнең хәлен белеште.

Узган ел Татарстан белән Төркия арасындагы товар әйләнеше 360 млн доллардан артып киткән. Аңлашылганча, пандемия аркасында күрсәткечләр кимегән. Рөстәм Миңнеханов икътисадта хәлләр яхшырыр һәм хезмәттәшлек артыр дип өметләнә. Төркия машина төзелеше продукциясе җитештерүчеләре берлеге җитәкчелеге белән очрашуда сүз шул хакта барды. Әлеге оешма азык-төлек сәнәгате, автомобиль төзелеше, агач эшкәртү, төзелеш һәм башка секторлар өчен станоклар һәм җиһазлар җитештерүче 200дән артык компанияне берләштерә. Сүз уңаеннан, берлек идарәсе рәисе Әмрә Сәлим быелның март аенда Татарстанда булып киткән иде.

Рөстәм Миңнеханов «Көч Холдинг» компаниясе вәкилләрен дә Татарстанга чакырды. Холдинг составына Төркиянең энергетика, автомобиль сәнәгате, көнкүреш электр техникасы җитештерү, финанс хезмәтләре, сәүдә челтәрләре, туризм, оборона сәнәгате, азык-төлек сәнәгате, төзелеш, мәгълүмати технологияләр, мәгариф һ.б. өлкәләрендә эшләүче 110 компанияне берләштерә. «Татнефть»нең «Көч Холдинг» составына кергән «Түпраш» компаниясе белән хезмәттәшлек итү нияте бар.

Истанбул провинциясе губернаторы Али Йерлика белән очрашуда да сүз хезмәттәшлекне арттыру өчен яңа мөмкинлекләр булдыру турында барды. Ник дигәндә, төрек бизнесының үзәге Истанбулда урнашкан. Биредә исә 1997 елдан бирле Татарстанның бу Төркиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге эшли. Моннан тыш, Казан белән Истанбул арасында муниципаль дәрәҗәдә кардәшлек турында 18 килешү төзелгән. Тарихи шәһәрдә Рөстәм Миңнеханов милләттәшләребез белән дә очрашты. Моннан 10 ел элек калада Тукай исемендәге сквер барлыкка килгән иде. Төзекләндерүдән соң аны кабат ачтылар.

Рөстәм Миңнеханов «Гәбким» сәнәгать зонасына да барды. Биредә химия юнәлешендә 34 завод эшли, тагын 14не төзиләр. «Мин төрле икътисади зоналарда булдым, әмма мондыйны күргәнем юк. Беренчедән, төрек халкы бик хезмәт сөючән, икенчедән, дәүләт шартлар тудыра», – диде Президент. Быел эшли башлаган «Мәгълүмати технологияләр үзәне»ндә Рөстәм Миңнехановка Төркиянең беренче электромобилен күрсәттеләр. Машина димәктән, Татарстан Президенты Tiryakiler (Tirsan Kardan) компанияләр төркеме җитәкчелеге белән очрашты. Аларның «КАМАЗ» белән хезмәттәшлек итү нияте бар.

Төркиянең башкаласы Әнкарага баргач, Президент «Karba Otomotiv» заводында булды. Машина җитештерү белән шөгыльләнүче компания 45 ил белән хезмәттәшлек итә. Быелның март аенда алар «КАМАЗ»да булып киткән иде. Кичә исә ике як килешү имзалады. Әнкарада Татарстан Президенты төрек эшкуарлары катнашында оештырылган «түгәрәк өстәл»дә катнашты. «Безне төрек бизнесының Татарстанда үз проектларын үстерүе, республика аша Россия һәм Евразия базарына чыгуы кызыксындыра. Сезнең компанияләргә кулдан килгәнчә ярдәм итәрбез», – дип ышандырды Рөстәм Миңнеханов.

Татарстанда төрекләрнең 10 эре заводы эшли, яңа проектлар тормышка ашырыла. Безнекеләрнең дә Төркиядә нефть химиясе һәм автомобиль төзелеше юнәлешләрендә эш ачу нияте бар. Бу илнең сәүдә министры Мәхмәт Муш белән очрашуда сүз шул хакта булды. Төрек министры «Татнефть»нең проектларын хуплавын әйтте. Сәнәгать һәм технологияләр министры Мустафа Варанк исә Татарстанны якын итүен яшермәде. «Мәдәни һәм тарихи элемтәләр нигезендә икътисади хезмәттәшлекне дә арттырырга кирәк», – диде ул Татарстан Президенты белән очрашуда.

Рөстәм Миңнеханов Төркиянең Бөек Милләт Мәҗлесе рәисе Мустафа Шәнтоп белән очрашты. “Пандемия безнең элемтәләрне чикләде. Кара-каршы очрашырга вакыт җитте”, – диде Рөстәм Миңнеханов. “Безнең эшкуарларның Татарстан белән ныграк кызыксынуларын күрәбез. Безнең Россиягә җибәрелгән инвестицияләрнең чиреге сезнең республика өлешенә туры килә”, – диде Мустафа Шәнтоп.

“Кыяфәтегез шәп. Матур”. Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Әрдоган Рөстәм Миңнехановны әнә шундый сүзләр белән каршы алды. Төрек җитәкчесе Татарстан Президентының милли стильдәге киеменә игътибар иткән. “Безнең элемтәләр Россия белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту юнәлешендә Татарстан-Төркия хезмәттәшлеген үстерүгә яхшы этәргеч бирә, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Без дәүләтләребез арасындагы мөнәсәбәләрдә бәйләп торучы буын булырга омтылабыз. Иң мөһиме, яклар багланышларны алга таба да үстерүгә әзер”.

Республика делегациянең Төркиягә сәфәре нәтиҗәсендә берничә килешү имзаланды. Татарстан Хөкүмәте («Иннополис» махсус икътисадый зонасы) белән “Мәгълүмати технологияләр үзәне” зонасы, “Татнефть” белән Төркиянең Сәнәгать һәм технологияләр министрлыгы, “Гәбким” сәнәгать зонасы белән “Татнефть” киләчәктә хезмәттәшлек итәргә ниятлиләр.


Фикер өстәү