Кырымның Симферополь районында 19 бала утырган Mercedes-Benz Sprinte модельле микроавтобус юл һәлакәтенә очраган. Ул Volkswagen машинасы белән бәрелешкән.
Автобуста Ямал-Ненец округыннан килгән, Мәрмәр мәгарәгә экскурсиягә баручы 16-18 яшьлек мәктәп укучылары булган. Ике укучы һәм микроавтобус йөртүче зыян күргән.
Балалар икенче автобуска күчереп утыртылган. Хәзер прокуратура әлеге факт буенча тикшерү эшләре алып бара.