“Татарстан балы” бренды рәсми төстә теркәләчәк

Мәскәүдә комиссия “Татарстан балы” брендын теркәү буенча уңай карар чыгарган. Республика август аенда патент алачак.

“Бездә “Татарстан балы” бренды булдырыла. Хәзерге вакытта ул Мәскәүдә теркәлү уза. Комиссия карары килде: безнең бренд теркәләчәк. Патентның август аенда килүен көтәбез. Бездә бал җитештерү күләме Башкортстандагы белән бер үк дәрәҗәдә диярлек”, – дип аңлатып үткән “Татар-информ” хәбәрчесенә Татарстан Аквакультура һәм умартачылык идарәсе башлыгы Марат Миңнебаев.
Аның әйтүенчә, быел балны Европага чыгару мөмкинлеге бар. “Безгә Венгриядән килделәр. Без аларга балны тикшерергә җибәрдек. Быел Европаның Татарстаннан бал сатып алуына өметләнәбез”, – ди Миңнебаев.
“Татарстан умартачылыгы” иҗтимагый оешмасы әгъзасы Дмитрий Крюков белдергәнчә, Татарстан балы сыйфаты ягыннан башкортныкыннан калышмый. “Башкорт балы, дип лаф орабыз. Әмма мин үзем, Татарстан балы аннан калышмый, дип уйлыйм. Ник дигәндә, Татарстан һәм Башкортстанда бер үк төрле бал җыела. Анда да юкә чәчәк ата, бездә дә”, – дип билгеләп үткән ул.
Бу фикерне “Татарстан умартачылыгы” иҗтимагый оешмасы рәисе Шәүкәт Хәйруллин дә куәтли. “Татарстан балы башкортныкыннан аерылмый. Башкортстаннан алыпсатарлар килеп, безнең балны алып китә дә, башкорт балы дип сата. Анда һәр ел саен конкурслар үткәрелә, безнең бал көмеш медальләр алып килә”, – ди Шәүкәт Хәйруллин.


Фикер өстәү