«Адәмнәр» нәрсә турында кисәтә?

Галимҗан Ибраһимовның «Адәмнәр» әсәре төрле елларда төрлечә бәяләнә.  Нәтиҗәдә, артык натурализмда гаепләнеп, татар әдәбиятында тыелган әсәрләр исемлегенә кертелә.  Әсәр – Идел буендагы коточкыч ачлык һәм ачлыктан халыкның акылдан шашынуы турында. Укырга авыр әйберне сәхнәләштерү тамашачыга ни дәрәҗәдә тәэсир итә? Төрле елларда аңлау тапмаган әсәрне бүген кабул итәрләрме? Ни өчен бүген әлеге хәлләрне искә төшерергә кирәк иде? «Әкият» курчак театрында куелган «Адәмнәр» спектаклен караганнан соң, без шул сорауларга җавап эзләдек.

7 елдан соң чынга ашкан хыял

Илгиз Зәйни әлеге әсәргә күптән алынырга теләвен, аны татар әдәбиятындагы иң көчле әсәр дип бәяләве турында сөйләде:

– Бер караганда, ризыгыбыз да җитәрлек, күпчелегебез ач түгел. Әмма башка төрле ачлыклар да бар бит. Дөреслеккә, чын хисләргә, ихласлыкка ачлык бар. Ачлыкның төрле төрләре кешенең психологиясен үзгәртә, хәтта җимерә дә. Кешелектән чыгара. Шулар турында уйландым һәм җиде ел тирәсе әлеге әсәрне куярга йөрдем. Бар шундый әсәрләр: алар сине җибәрми. Минем өчен аның берсе – «Адәмнәр», икенчесе «Тапшырылмаган хатлар» иде. Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар»ы буенча спектакльне Кариев театрында куйдык, ә «Адәмнәр»не кайчандыр Камал сәхнәсендә дә куярга теләгән идем. Ниһаять, аның да сәгате сукты, урыны табылды. Аңларлармы, дисең. Белмим, кеше аңламаган спектакльне әле куйган юк.

Хәтерегездә булса, Тукай туган көнендә татар зыялылары белән очрашуда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Илгиз Зәйнигә, зурлар өчен спектакльләр белән мавыкма, дип кисәтү ясаган иде. Зурлар өчен генә спектакль куясың дигәнне аңа кадәр дә ишетергә туры килгән аңа. Син дә сорыйсың бит әнә, ди ул. Һәм тыныч кына фикерен дәвам итә: «Әлфия», «Әлмәндәр», «Шүрәле»… Монысы – өлкәннәр өчен сигезенче спектакль.  Без барлыгы 12 спектакль чыгардык, шуның сигезе – балалар өчен. Ә сез барыгыз да зурларныкын гына күрәсез, сезгә балалар спектакльләре кызык түгел».

Бәрәңге курчаклар, кашык куллар

Сәхнә, бер караганда, комлык, икенче караганда, идән асты авызын хәтерләтә. Анда әллә ни күп нәрсәләр дә юк. Казан, сәке, зур өстәл, сандык һәм курчаклар. Курчаклар күгәреп-шиңеп беткән бәрәңге формасында ясалган. Бәрәңге баш, бәрәңге корсак. Куллар агач кашыклар формасын алган. Бу кашыклар зираттагы кабер ташлары ролен дә үти.  Галимҗан Ибраһимовның  инсценировкага кергән кадәр персонажларын ике актер уйный. Болар – Гәрәйне башкарган Дилүс Хуҗәхмәтов һәм  бер үк вакытта Ачлык (кайгы) персонажын һәм спектакльдәге калган барлык рольләрне уйнаган Альбина Шаһгалиева. Альбинаның Ачлыгы  вакыт-вакыт Голливуд фильмнарындагы маньякны да хәтерләтә. Аның кулындагы полиэтилен пакет – Гәрәйнең эчке органнары да. Ул аларны кыса икән, Гәрәй ашказаны авыртуына түзә алмыйча ыңгыраша, Ачлык бу күренештән ләззәт ала. Шунда ук Ачлык Гәрәйнең малае Зәйни тавышы белән әле Дәрдмәнд, әле Тукай шигырен укый. Кыскасы, Альбина әверелешләр остасы булып танылды:

– Бу – беренче тәҗрибәм һәм ул җиңел бирелмәде. Авырлыкны җиңгәч, ниндидер канәгатьләнү хисе килде. Һәр образның үз тавышы, үзенә генә хас сөйләм алымнары, холкы бар. Аларны ялгышмыйча куллана белергә кирәк. Болар – физик яктан алганда. Ә рухи яктан карасак, әсәр – фаҗига. Психологик яктан зур басым тоясың, әмма һәр образ сиңа ниндидер сабак бирә. Гәрәйнең малае Зәйнине генә алыйк, ул ачлыктан хәлен җиңеләйтер өчен шигырьләр укый. Бу образлар тамашачыга физик ачлык турында гына сөйләми, рухи ачлыкка да киная ясый.

«Ачлык якларында»

«Татарстанда гыйнвар аенда 8 мең 485 кеше – ачлыктан, 1 мең 475 кеше тифтан үлгәннәр. Беренче февральдә җирле һәм чит ярдәмнәрдән 5 миллион 913 мең 355 зур кеше, 454 мең 524 бала файдалана, җөмһүрият эчендә 2 миллион 125 мең 591 зур кеше һәм 472 мең 982 бала ачыга.

Башкортстанда ачлык  хәдтән ашкан. Авыллар бөтене белән кырылалар. Кеше ашау җыш очрый башлады. Декабрьдә барысы 660 мең ач иде, хәзер ачлыктан үлгән – 25 мең, авырган 42 мең. Декабрь башына кадәр бер кадак та ярдәм килмәгән. Декабрь һәм гыйнвар айларында Башкортостанның 90 процент халкы ач хисапланалар. Ачлыктан үлү хисап ителә алмаслык дәрәҗәдә күп».

(«Азат Себер». – 1922. – 21 февраль)

Кешелектән чыгу. Кем гаепле?

Дилүс Хуҗиәхмәтовнең Гәрәе кешенең кешелектән чыгуы хакында кисәтә:

–  Бу әсәр уйланыр өчен кирәк. Хәзерге заманда иң кирәкле нәрсә шулдыр. Минем героем тамашачыны тормышта нинди генә кыенлыклар булмасын, кеше булып кал, дип кисәтә. Хәтта үлем чигенә җиткәндә дә. Һәр заманда да иң авыры – кеше булып калу.  Роль белән танышу – бер нәрсә, аңа әзерлек, шул чорның фаҗигасен тоярга кирәк бит әле. Бу яктан баш режиссер Илгиз Зәйни ярдәм итте. Әсәрне укып кына рольгә әзерләнеп булмый, мин башка әсәрләр, шул чор турындагы публицистиканы да укыдым. Ә бит әбиләрнең дә ачлык турында нидер сөйләгәннәре бар иде. Ачлыктан эт, песиләрне сую, тычкан тотуларны, каннибализм очраклары турында да ишеткән бар иде. Тарих дәресләрендә дә тыңладык, әмма ни дәрәҗәдә куркыныч чор булганын аңлап җиткермәдек. Бу спектакльне уйнаганчы барыбер төшенеп җителмәгән булган икән. Ә монда инде без аны аңладык. Шул вакытта яшәгән кебек булды.

Сүз уңаеннан, спектакльдә публицистик материаллар берничә урында кулланыла. Аларда  күпме кешенең ачтан үлүе, татарларның ачлыкны урысларга караганда авыррак кичерүе, крестьяннарның ачлыктан көзен чәчеп калдырган уҗым җирләрен сатуы – бар да бирелә. Болар уенны тагын да көчәйтә, әмма ачлыкның төп сәбәбе әйтелмичә кала. Ягъни продразверстка, продналог, халыкны талаган продотрядлар хакында сөйләнми.

«Ачлык көннән-көн куәтләнә. Соңгы көннәрдә ачлык ниһаясез куәтләнде. Халыкның күбесе, былтыр көздән әзерләп калдырган алабута, имән әкәләсе, алма, юкә вә башка агач кайрыларын ашап бетерү өстенә, мал-туар, кош-кортларны да, мәче, эт, тычкан, күсе, күгәрчен, карга кебек мәхлукатларны да байтак азайтты. Инде моннан соң ашарга һәрбер төрле ризык таба алмый тәмам аптырашта калды. Бер кабым икмәккә тилмереп, ачлыктан егылган гәүдәләрне урамнарда, юлларда, урманнарда бик җыш очратырга мөмкин.

Бу хәл урысларда күп күренми, чөнки алар яшелчә эшләп үзләрен бу куркынычтан саклап кала алдылар. Урыс хатыннары яшелчәләргә су сибеп йөргәндә, безнең татар хатыннары тик кенә яттылар. Шуның нәтиҗәсендә, эш шул дәрәҗәгә килеп җитте.

Инде үткәндәге ачы хаталарны төзәтергә кирәк, киләчәктә тагын шундый көннәргә төшмәс өчен, татар халкын яшелчә үстерергә кызыктырырга, хәтта мәҗбүри рәвештә яшелчә бакчалары тәрбия итәргә кушарга кирәк».

Мирза угылы. «Татарстан хәбәрләре». – 1922. – 21 апрель.  

Гәрәйнең үз балаларын азык буларак күрүендә, аларның кайсында ит күбрәк дип итләтә үлчәвендә кем гаепле соң? Гәрәй үземе, халыкның соңгы әйберләрен онга алмаштыручы кулаклармы, сәясәтме? Җавапны без барыбыз да үзебезчә беләбез, әмма Илгиз җавап бирергә ашыкмый, ул тамашачысын уйланырга мәҗбүр итә. Бала җаны коела, шуннан соң гына алабута оны, бәрәңгеләтә ярдәм килүе турында авазлар ишетелә, Гәрәй өстенә исә идән асты капкачы (баз асты капкачыдыр бәлки) төшә, ул йотыла.

Гаеплене читтән эзлибез инде без. Кешелектән чыгуның беренче адымы да карашыңны үзеңә түгел, читкә төбәүдә түгелме икән? Бу әсәр хәзер кирәк идеме дигән сорауга исә театр тәнкыйтьчесе Ильтани Илялова җавап бирде. Сүз уңаеннан, ул залда иң өлкән тамашачы да иде:

– Илгиз Зәйни  1921 елдагы ачлыкның 100 еллыгына нәрсә әзерләде икән дип кызыксынып бардым. Коточкыч фаҗига турында талантлы эш килеп чыккан. Каравы бик авыр. Режиссер эше әйбәт чөнки. Актерлар да талантлы. Табылган формалар каз тәннәрен чымырдата. Укыганда бер тәэсир аласың, караганда  ул тәэсир тагын да көчәя. Рәхмәт театрга, олы фаҗигане оныттырмаганнары, шундый катлаулы әсәргә алынганнары өчен. Тик шунысы бар: бу билгеле бер катлау тамашачылар өчен генә.

Ни өчен бүген кирәк дигән сорауга режиссер берничә җирдә җавап бирә. Шуның берсендә Гәрәй җирдән озын гына чек табып ала һәм бәяләрне укый башлый. Әфлисун – алтмыш тәңкә, икра… Гәрәй чек укый, күз алдыннан ризыклар тезелеп үтә, әллә нигә тәмнәре дә юк, төсләре дә. Тәм һәм ис сизүләр коронавируска кадәр үк беткән, ахры, бездә.

Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү