Озакламый Казан бистәләрендә этләргә бушлай прививка ясату буенча мобиль пунктлар эшли башлаячак. Аларда, шул исәптән, ветеринар белән киңәшләшеп, хайванны стерильләштерергә дә мөмкин булачак. Бу хакта Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин белдергән.
Пунктлар якын араларда ачылачак. Хакимияттәгеләр шул рәвешле урамнардагы хуҗасыз маэмайлар санын киметергә өметләнә. Димәк, кешеләрне дә эт талау куркынычы кими.
Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, барыннан да элек бистәләрдәге йортларда яшәүче эт балалары урамда кала. Хәзер дүрт аяклы дуска прививка ясату һәм аны стерильләштерү өчен клиникага барып йөрергә дә кирәк булмаячак: эт хуҗалары бу проблеманы яшәү урыны буенча мобиль пунктларда гына да хәл итә алачак.
Казан мэры моңа кадәр белдергәнчә, кешеләрнең күпчелеге хайваннарга бик тә җавапсыз мөнәсәбәттә: уйнап туйганнан соң аларны урамга чыгарып җибәрә дә оныта. Метшин искә төшереп үткәнчә, яңа федераль закон хайваннарга карата кешелекле мөнәсәбәт таләп итә: дәвалап булмаслык чирдән интеккәндә генә этне мәңгелеккә йокыга талдыру рөхсәт ителә.
Иң куркынычы – сукбай этләр кешеләргә ташланырга мөмкин. Апрель аенда Яшел Үзән районының Осиново бистәсендә урам этләре 11 яшьлек малайны талаган, бала әле һаман хастаханәдә. Әлеге куркыныч вакыйгадан соң җинаять эше кузгатылган.
Исегезгә төшерәбез: Татарстан – сукбай этләр буенча беренче урында: республикада аларның саны 24,5 меңгә җиткән.