Эшмәкәрләр хокукларын яклау төбәкара конференция ачылды

Казанда эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилләрнең төбәкара конференциясе ачылды. Анда илнең 57 субъекты вәкилләре: бизнес-омбудсменнар, кече һәм урта эшмәкәрлек предприятиеләре җитәкчеләре һ.б. катнаша. Форум кысасында Россия Генераль прокуратурасы Идел буе федераль округы буенча идарәсенең Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча ведомствоара эш төркеме утырышы узды. Анда катнашучыларны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, илнең барлык төбәкләрендә бизнес мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре белән шөгыльләнүче оешмалар эшен оештыру өчен законнар кабул ителде. Шул ук вакытта, аның фикеренчә, норматив-хокукый базаны даими камилләштерергә кирәк. Ул мисал итеп салым салуның патент системасын гамәлгә кертү турында эшмәкәрләр белән берлектә кабул ителгән республика законын китерде. «Ваклап сату сәүдәсендә һәм җәмәгать туклануы өлкәсендә патент бәясен гаделрәк исәпләү һәм үзәктән читтә бизнеска патентларны арзанайту буенча эшмәкәрләр белән уртак фикергә килә алдык», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Бүген республикада 158 меңнән артыграк кече һәм урта эшмәкәрлек оешмасы эшләп килә, аларга 658 мең кеше җәлеп ителгән. 133 меңнән артыграк эшмәкәр үзмәшгульләр буларак теркәлгән. «Республикада эшкә сәләтле халыкның өчтән бер өлеше бу, эшмәкәрләр һәрвакыт халыкның иң актив өлеше булып тора. Татарстан – кече һәм урта эшмәкәрлек оешмалары саны ягыннан Идел буе федераль округында беренче урында», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Дәүләт Советы Рәисе Татарстан Президенты каршындагы Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил эшчәнлеген югары бәяләде. Узган елда Татарстанда эшмәкәрләргә басымны сизелерлек киметүгә ирешелгән. Республика «икътисади» статьялар буенча кузгатылган җинаять эшләре саны кимү ягыннан округтагы төбәкләр арасында лидерга әйләнгән.

Фәрит Мөхәммәтшин бизнесны үстерү проектларына кагылып, республикада тормышка ашырылып килүче стратегик проектларга тукталып үтте. М-12 автомобиль юлы төзелә, «ТАНЕКО»да өч җайланма эшләтелә башлады, Түбән Кама «Нефтехим»да синтетик каучук җитештерү ачылды, диде ул.

Эшлекле форум ике көн дәвам итәчәк.

 


Фикер өстәү