Казан Сабан туе кайда һәм ничек узачак? (ПРОГРАММА)

Казан бу шимбәдә – 26 июньдә татар халкының милли бәйрәме – Сабан туен зурлап билгеләп үтәргә әзерләнә. Бәйрәм берничә мәйданчыкта оештырылачак. Оештыручылар чара кунакларын күтәренке кәеф һәм… битлек белән килергә өнди.

Кайда күңел ачабыз?

Бәйрәмнең төп урыны – гадәттәгечә, Тынычлык бистәсендәге Каенлык. Биредә Сабан туе сәгать 10да башланып китәчәк. Оештыручылар республиканың иң яхшы сәнгать коллективлары катнашында театральләштерелгән тамаша вәгъдә итә. Татар эстрадасын яратучылар исә Ришат Төхвәтуллин, Данир Сабиров, «Казан егетләре» төркеме һәм башка танылган артистларны ишетә алачак. Спорт ярышлары, халык уеннарында катнашырга мөмкин. Көрәш ярышында Казанның һәм республиканың иң яхшы батырлары көч сынашачак.

Икенче мәйданчык – Дәрвишләр бистәсе. Монда «Идел буе халыклары уеннары» исемле мәйданчыкта республикада яшәүче милләтләрнең уеннарында катнашырга, ярышырга мөмкин булачак. Концерт программасы да көтелә. Тамашачылар алдында Гүзәл Уразова чыгыш ясаячак.

Тагын бер мәйданчык – Аккош күле. Бәйрәм программасы кысасында шулай ук артистлар чыгышы, күңелле уеннар, милли ризыклар белән сыйлану көтелә. Биредә үк зур экранда караоке оештырылачак. Батырлар көрәшен дә карап булачак. Бәйрәм 10да башлана.

Яшьләр өчен – яшьләрчә. Быел беренче мәртәбә «Яңа Сабантуй» дигән бәйрәм чарасы оештырылачак. Анысы «Урам» экстрим-паркында тәкъдим ителәчәк. Бәйрәм чарасы кичке дүрттә башланачак. Тамашачылар алдында АИГЕЛ, Усал, K-Ru, Илгиз Шәйхразиев чыгыш ясар дип көтелә. Беренче мәртәбә өчпочмаклар ашау буенча ярыш та биредә узачак.

Сабан туеның иң көтеп алынган чараларыннан берсе – атлар ярышы Казан ипподромында узачак. Биредә бәйрәм көндезге икедә башланачак. Ат чабышы концерт программасы белән үрелеп барачак, кунаклар арасында лотерея да уйнатылачак.

Сабан туеның барлык мәйданчыклары кичке дүрткә кадәр һәм бәйрәмнең абсолют батырлары билгеләнгәнче эшләячәк.

Ничек барасы? 

Кунаклар өчен махсус автобус маршрутлары оештырылачак, шәһәрдә өлешчә юл хәрәкәте схемасы үзгәрәчәк. Автобуслар иртәнге 8дән башлап, бәйрәм чаралары төгәлләнгәнче йөриячәк. Юл өчен гадәти тариф буенча түлисе.

Тынычлык бистәсендәге Каенлыкка махсус автобуска дүрт тукталыштан утырып китәргә мөмкин. Болар – «Җиңү проспекты станциясе», «10 микрорайон», «Филармония концертлар залы» һәм «Глазунов урамы» (Теплоконтроль) тукталышлары. Моннан тыш, Каенлыктагы Сабан туена «Казан-1» станциясеннән электр поездында килергә мөмкин булачак. Алар 07:40, 09:40, 12:25 сәгатьләрдә кузгалачак. Станциягә исә 11:45, 14:02, 17:31 сәгатьләрдә кире кайтачак. Юл хакы – 24 сум.

Аккош күленә Горький шоссесындагы «Мегастрой» универмагыннан бушлай автобусларда барып җитәргә мөмкин булачак.

Дәрвишләр бистәсендәге Каенлыкка «Казанькомпрессормаш» АҖ парковкасыннан (Халитов урамы, 1), «Мега» сәүдә үзәге парковкасыннан (Җиңү проспекты, 141) һәм «Ак Барс Арена» парковкасыннан (Х.Ямашев проспекты, 115а) түләүсез шаттллар китәчәк.

Истә тот! 

Вазгыятькә карап, барлык бәйрәм чаралары санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне үтәп узачак. Бәйрәм мәйданчыкларына кергәндә тән температурасын үлчәячәкләр. Барлык кешеләргә дә медицина битлекләреннән килү сорала. Роспотребнадзор таләпләре буенча, тамаша трибуналары яртылаш кына тулы булачак.

 Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү