Эсселек: зыянны саный башладык

Аномаль корылык. Быелгы җәй тарихта әнә шулай истә калыр төсле. Без инде мондый корылыкны 2010 елда күргән идек. Дөрес, ул вакытта хәлләр авыл хуҗалыгы өчен тагын да катлаулырак булды. Шулай да белгечләр фаразлавынча, быел да   игенчелек һәм терлекчелек өчен җиңел булмаячак.

Татарстанда гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында Президент Рөстәм Миңнеханов вазгыятьнең бик катлаулы булуын тагын бер тапкыр ассызыклады.

– Аномаль эсселек икътисадның төрле өлкәләре эшчәнлегенә, беренче чиратта авыл хуҗалыгына тәэсир итә. Әлегә хәлләр 2010 елдагы кебек үк түгел, тик вазгыять бик катлаулы. Без барыбыз да аны яхшы хәтерлибез, һәм алда нәрсә буласын әлегә белмибез, – диде ул.

Исегезгә төшерәбез: 2010 ел авыл хуҗалыгы өчен бик авыр булды. Өч ай тоташ эссе көннәр торды, яңгырлар яумады. Нәтиҗәдә аграрийлар нибары 750 мең тонна ашлык җыеп ала алды. Ә Татарстанда бу күрсәткеч уртача 3–3,5 млн тоннаны тәшкил итә. Уңдырышлылык та антирекорд куйды. Гектарына нибары 10 центнер ашлык җыеп алынды.

Утырышта чыгыш ясаган Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе башлыгы Сергей Захаров та Президент әйткән сүзләрне куәтләп, эсселек һәм корылык аркасында гадәттән тыш хәл режимын кертергә тәкъдим итте.

Хәлләр болай барса, зур хуҗалыкларга да, шәхси хуҗалыкларга да бик авырга туры киләчәк. Чөнки терлек азыгы әзерләү белән проблемалар булуы бар. Печән, ашлык бәяләре дә артачак. Сергей Захаров мондый хәлнең барлык Идел буе һәм Россиянең Европа өлешендә күзәтелгәнлеген әйтте.

– 2010 елны уздык инде, беләбез. Яхшы һава торышын көтеп утырырга ярамый. Хәлне үзгәртеп булмый, хәзер безгә бүгенге хәлгә карап әзерләнергә кирәк. Бераз яңгырлар булса да, ул гына вазгыятьне үзгәртмәячәк. Шуннан чыгып, безгә илдәге гомуми хәлне белергә кирәк, – диде аңа каршы Рөстәм Миңнеханов.

Президент беренче чиратта ресурсларны дөрес бүлү һәм Татарстанның ашлык һәм терлек азыгына эчке ихтыяҗын тәэмин итү турында барырга тиешлегенә басым ясады. Икенче чиратта инде ниндидер программалар, техника сатып алу һәм матди ярдәм турында уйларга кирәклеген әйтте.

– Иң элек эчке ресурсларны җәлеп итәргә кирәк. Әлегә вазгыять бик үк яхшы түгел. Каян азык алу, ничек кыш чыгу, ничек итеп шәхси хуҗалыкларда мал санын саклап калу турында уйларга кирәк, – диде Президент. –  Хәлләр бик авыр була калса, төзелешне, юллар төзү һәм ремонтлауны туктатып торырга туры килер. Ләкин әлегә без бу мәсьәләне карамыйбыз.

Бөтен өмет – узган ел запасында

Зур хуҗалыклар, агрофирма җитәкчеләренең дә, фермерларның да, гади халыкның да карашы күккә төбәлгән. Кем белән генә сөйләшсәк тә, Җир-Ананың авыр сулавын әйтәләр. Дөрес, урыны-урыны белән яңгырлар явып сөендергән районнар да бар. Алексеевск, Балык Бистәсе, Яшел Үзән, Менделеевск районнарында хәлләр ул дәрәҗәдә үк катлаулы түгел. Ә менә Актаныш, Азнакай, Ютазы, Нурлат, Яңа Чишмә, Чирмешән, Мөслим, Тәтеш районнары игенчеләре зар елый.

Балык Бистәсе районының, башкалар белән чагыштырганда, яңгырдан бәхетләре булды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Марат Мингалиев әйтүенчә, районның өчтән ике өлешендә игеннәр дә, печән дә яхшы. Ә менә калган урыннарда май аеннан бирле яңгыр юк.

– Терлек азыгы буенча проблема юк. Былтыргыдан калган запасыбыз бар. Дөрес, печән бәяләре артты. Зур түк 2500 сумга кадәр күтәрелде. Кечкенә түкләр – 1–1,5 мең сум. Яңгыр яумаган җирдән гектарыннан 3 тонна печән җыеп алдык. Узган ел моннан 6 тонна уңыш алган идек. Шулай да 2010 елга караганда хәлләр күпкә яхшырак. Тырышып эшләгәннәр үзләренә җитәрлек уңыш җыеп алыр дип өметләнәбез. Районда яңгырлар яугалап торды, – диде Марат Мингалиев.

Арча районының «Игенче» хуҗалыгының 14 мең гектарга якын җире бар. Вазгыять аларда да катлаулы. Агрофирма җитәкчесе Рөстәм Хәбибуллин әйтүенчә, алар узган елдан калган запаска зур өмет баглый. Ләкин болай барса, киләсе елга бер тамчы запассыз керәбез, ди.

– Сенаж әзерләү  бик авыр, ләкин узган елдан калган азык белән ерып чыгарбыз дип өметләнәм. Алар октябрь, ноябрьгә кадәр җитәр дип уйлыйм. Синоптиклар июль башына яңгырлар вәгъдә итә, бөтен өмет шунда хәзер. Узган ел беренче кат печәннән 18 мең тоннага якын сенаж әзерли алган идек. Быел 6,5 мең тонна булырмы-юкмы? Яңгыр эләккән басуларда игеннәр әйбәт үзе. Безнең җирләрнең 2500 гектары Теләче чигендә урнашкан. Тагын бер өлеше – Питрәч ягында. Ул якларда яңгыр булды. Анда өмет бар. Ә үзебезнең төп базадагы җирләрдә бик авыр. Кукуруз начар, – диде хуҗалык җитәкчесе.

Аксубай районы башлыгы Камил Гыйльманов та, районда яңгырлар урыны-урыны белән яуды, ди. Иген басуларының 40 процентына уңыш елмайган. 30 процент тирәсендә дым юк диярлек.

– Чистай районы чигендәге җирләрдә вазгыять әйбәт. Гомумән алганда, районда узган ел белән чагыштырганда, терлек азыгы әзерләүдә югалтулар 20 процентны тәшкил итәр дип уйлыйм, – диде ул. – Корылыкның тәэсире бар, әлбәттә. Иген үсми.

Эсселек дәвам итә

Киләсе көннәрдә дә яңгыр явып сөендермәс төсле. КФУ профессоры Юрий Переведенцев сүзләренә караганда, хәзерге вакытта уртача температура 18 градус тирәсендә булырга тиеш. Тик әлегә күпкә югарырак температура күзәтелә.

– Бу – бик югары температура, – ди синоптик. – Явым-төшемнәр булмау хәлне тагын да катлауландыра. Корылык, янгыннар чыгу куркынычы зур. Шуңа күрә мондый һава торышының бер яхшы ягы да юк. Бары тик ял итүчеләр өчен әйбәт. Һәрхәлдә якын атналарда явым-төшемнәр булмас төсле.

Шул ук вакытта галим, 2010 елның эссе җәендә вазгыять күпкә авыррак иде, дип белдерә. Быел исә иң куркынычы – яңгырлар булмау.

– Шәһәрдә үләннәр дә, агачлар да кибеп, корып утыра, – ди ул.

КФУ белгече сүзләренә караганда, ай ахырына кадәр көннәр эссе торачак.

Терлекләргә игътибарлы булыгыз!

Чамадан тыш эссе һава торышы беркемгә дә файдага түгел, әлбәттә. Игеннәр, табигать кенә түгел, хайваннар да зыян күрә. Редакциягә, Татарстанда эсседән сыерлар үлә башлаган, дигән хәбәр дә килеп иреште. Республика Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе дә мондый һава торышы тору сәбәпле, терлекләр өчен авыру һәм үлү куркынычы артуын әйтә. Шуңа күрә белгечләр хуҗалыкларга терлекләрне саклау буенча киңәшләрен җиткерә.

  1. Терлекләрне өзлексез рәвештә чиста һәм саф су белән тәэмин итәргә.
  2. Авыл хуҗалыгы терлекләре яши торган биналарны канэчкеч бөҗәкләргә каршы репеллент чаралары белән эшкәртергә.
  3. Кардаларда, җәйге лагерьларда һәм көтүлекләрдә күләгәле урыннар ясарга.
  4. Хайваннар бина эчендә торган очракта өстәмә рәвештә җилләтү, су сиптерү системалары, сулыкларда коену чараларын күрергә.
  5. Терлекләрне ашату рационын яңадан карарга һәм терлек азыгының энергетик туклылыгын арттырырга һәм минераль өстәмәләр кушарга киңәш ителә.
  6. Болардан тыш, эсселек һәм корылык сәбәпле, ашлык һәм терлек азыгы җитештерү кыенлашуын күзаллап, сыерларны эссе сугудан савымнарның кимүен дә алдан исәптә тотып эш итү зарур.

Кешеләргә эсседән ничек сакланырга?

  1. Җәйге челләдә 1,5–3 литр су эчәргә кирәк. Көндезге сәгать 12дән кичке 4кә кадәр сыеклыкны мөмкин кадәр азрак кулланырга тырышыгыз. Лимон согы белән су, җылымса, балсыз яшел чәй, газсыз минераль су, компот, морс эчәргә киңәш ителә. Исерткеч эчемлекләр эчмәгез, шулай ук баллы, газлы эчемлекләрне дә кулланмагыз.
  2. Көндезге сәгать 11дән кичке 5кә кадәр кояш бик актив кыздырган вакытта урамга чыгудан тыелып торыгыз. Урамга чыкканда иркен, ачык төстәге, чын тукымадан тегелгән киемнәр кияргә тырышыгыз. Башыгызга кию турында да онытмагыз.
  3. Бик эсседә бал һәм май кебек эчтән җылына торган ашамлыклар да ашарга киңәш ителми. Йоклар алдыннан ит кебек авыр үзләштерелә торган ризыклар да ашарга ярамый. Организмны суыту өчен хөрмә, банан, алма кебек җимешләр, яшел һәм ак төстәге яшелчә, пешкән тавык, балык ашарга кирәк.
  4. Троллейбус, автобусларга эссе вакытта утырырга киңәш ителми. Әгәр инде бик кирәк икән, күләгәле урыннарны сайлагыз. Сулы яулыкны иңбашка, биткә куеп бару да эссене яхшы кичерергә ярдәм итәчәк.
  5. Кондиционер булган бүлмәдә һаваны +23 градустан да төшерергә тырышмагыз. Әлеге техниканы дөрес итеп кулланмаганда салкын тияргә мөмкин.

Зөһрә Садыйкова

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү